

- Инвестицияләр һәм сәүдә - икътисад үсеше өчен бик зур чыганаклар. Хәзерге вакытта безнең илләр арасында бу сегмент актив үсә. Һичшиксез, без нинди секторларның инвестицияләр кертү өчен иң кызыклы булуын аңларга тиеш. Безнең кайбер уртак проектлар бар, алар инде үзләренең уңышлы булуын исбатлады. Сүз дә юк, бу проектларны алга таба да гамәлгә ашырырга, шулай ук яңаларын үстерергә кирәк.
2019 елдан башлап без Башкортстан белән актив хезмәттәшлек итәбез. Без үсешнең озак этабын уздык, республикада уртак производство булдырдык. Хәзер бу завод үз өлкәсендә билгеле бер уңышларга иреште. Җитештерелгән продукция стратегик булып тора һәм Башкортстан территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә зур ихтыяҗ белән файдалана, – дип уртаклашты Хуанг Джингнан.
Фото: ibw-bashkortostan.com