+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2023, 06:07

Маркетплейслар турында да фикер алыштылар

XVI "Халыкара бизнес атналыгы"нда маркетплейслар үсеше буенча фараз бирелде. Биредә "Бизнесны үстерү коралы буларак төбәк санлы платформалары" сессиясе узды.

Маркетплейслар турында да фикер алыштыларМаркетплейслар турында да фикер алыштылар
Маркетплейслар турында да фикер алыштылар

- Күп кенә төбәкләр бүген үзара хезмәттәшлек, урындагы җитештерүчеләр продукциясен төрле брендлар астында алга этәрү һәм сату өчен локаль санлы платформалар булдыра. Әйдәгез, хезмәттәшлек итәргә, интеграцияләнергә, әйберләрне бер платформада берләштерергә өйрәник, интеграция бизнес өчен файдалы булсын өчен, фикер алышыйк, - диде секция модераторы, республика Эшкуарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Фәтхуллин.

Маркетплейслар үсә һәм ритейлда үз өлешен яулап ала. Русиядә алар ел саен икеләтә арта. Илдә базар күләме 7 триллион сум (бу барлык ритейл күләменең якынча 14 проценты). Киләчәктә электрон сәүдә артачак.

Фото: ibw-bashkortostan.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас