+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2023, 09:45

Һәр тармакта үсеш фаразлана

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның өченче утырышы эшендә катнашты.

Һәр тармакта үсеш фаразланаҺәр тармакта үсеш фаразлана
Һәр тармакта үсеш фаразлана
Анда, аерым алганда, 2026 ел ахырына кадәр республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы каралды. Документның төп параметрларын Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов тәкъдим итте.

Бу ел йомгаклары буенча, тулай төбәк продукты 3,2 процентка үсеш белән 2,3 трлн сумга җитәчәк. Ә 2026 елда үсеш темплары 6,2 процент дәрәҗәсендә көтелә. Шулай итеп, тулай төбәк продукты 3 трлн сумга кадәр артачак. Аның күләменең 37 процентын сәнәгать тармаклары формалаштырачак.

Вице-премьер эшкәртү секторларында инвестиция активлыгы арту тенденцияләрен билгеләп үтте, шул исәптән импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә.

Шулай ук, авыл хуҗалыгында җитештерү, күмәртәләп һәм ваклап сату әйләнеше, торак һәм социаль объектлар төзелеше үсеше фаразлана. Бу халыкның югары дәрәҗәдәге мәшгульлегенә һәм җан башына уртача керемнең артуына китерәчәк.

2024-26 елларга республика бюджеты проектын формалаштырганда фараз параметрлары исәпкә алынган. Аны Дәүләт җыелышы утырышында Башкортстан вице-премьеры, финанс министры Лира Игътисамова тәкъдим итте.

Фойеда Радий Хәбиров махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәне карады.

Күргәзмә үзәгендә - Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон солдатларының теләкләре язылган байрак, ул Радий Хәбировка Донбасска эш сәфәре вакытында тапшырылган.

Күргәзмәдә махсус хәрби операция геройларының формасын, амунициясен һәм корал фрагментларын, фотоларын һәм шәхси әйберләрен күрергә мөмкин.

Иҗади эшләр «Арт-ярдәм» темасы белән берләштерелгән. Проектта Русия тарихы һәм махсус хәрби операция темаларына мөрәҗәгать итүче рәссамнар катнаша.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас