

Очрашуда төбәкнең төп министрлыклары һәм ведомстволары эшчәнлеген анализлау, бюджет белән идарә итү һәм эре төзелеш проектларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.
- Минем республикага эш сәфәрем Федераль казначейлыкның тикшерү эше кысаларында уза. Аның нәтиҗәләре буенча без финанс дисциплинасын кайсы юнәлешләр буенча яхшыртырга мөмкин булуын ачыкларбыз. Республика бюджетында ул шактый югары дәрәҗәдә. Муниципалитетлар эшенең нәтиҗәлелегенә игътибар итәргә кирәк, - диде Эли Исаев.
Башкортстан Башлыгы ведомство вәкиленә төбәк белән конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
- Финанс дисциплинасы мәсьәләсе бик мөһим. Без һәрвакыт бюджет үтәлешенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү, чыгымнарны контрольдә тоту өлешендә даими эшлибез. Муниципалитетлар һәм аларның финанс бүлекчәләре җитәкчеләре өчен укулар үткәрәбез, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Казначейлык органнары безгә бу эштә җитди ярдәм итә.
Фото: glavarb.ru