

Пленар утырышта ясаган чыгышында Башкортстан Башлыгы форум кунакларын сәламләде һәм төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Төбәк җитәкчесе ерак чит илләр белән дә хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
- Кытай Халык Республикасы - безнең өчен чиксез мөмкинлекләре булган партнер. Бирегә Төркия коллегаларыбыз да килде. Без алар белән нәтиҗәле эшлибез. Форумга Һиндстан, Бангладеш делегацияләре килде. Безнең өчен бу - яңа партнерлар, алар белән дә аралашырга телибез, – диде Радий Хәбиров. - Минемчә, мондый икътисади мөнәсәбәтләр тышкы шартларга карамастан үсәргә тиеш.
Төбәкне алга таба үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, идарә командасы «Башкортстан 3.0» проектын булдыру өчен 2030 елга кадәр стратегия төзи башлаган.
Чыгышы ахырында спикер республиканың тышкы икътисади эшчәнлегенең өстенлекләрен дә билгеләде.
Фото: glavarb.ru