+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2023, 17:36

Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәләште

Бүген журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев Уфаның «Торатау» Конгресс-холында узучы "Хлыкара бизнес атналыгы"ның пленар утырышына йомгак ясадылар, шулай ук киләчәктә тышкы икътисади хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.

Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәләштеРадий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәләште
Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәләште

- Башкортстан һәм Казахстанның тышкы икътисади мөнәсәбәтләре нәкъ менә күтәрелештә дип саныйм. Без моны товар әйләнеше күләме, социаль-мәдәни һәм гуманитар мөнәсәбәтләребез, үзара индустриаль интеграция буенча күрәбез. Мөмкинлекләр бик киң. Безнең икътисадлар та бик охшаш. Безгә Казахстанда бизнес алып баруның структурасы аңлашыла. Һәм, әлбәттә, безнең уртак тамырларыбыз, традицияләребез булуы мөһим. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - "Халыкара бизнес атналыгы"нда ике Казахстан төбәге делегациясе катнаша. Бу безнең хезмәттәшлекне дә ныгытыр дип ышанабыз. Бу елның сентябрендә «ИННОПРОМ»да узган очрашу кысаларында Башкортстан һәм Казахстаннвң Сәнәгать министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында "юл картасы"на кул куелды. Бу документ буенча без алга барабыз һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерергә өметләнәбез.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас