+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2023, 17:01

Төркия консулы белән очрашу узды

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Уфада XVI "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Бу - консулның Башкортстанга беренче визиты.

Төркия консулы белән очрашу уздыТөркия консулы белән очрашу узды
Төркия консулы белән очрашу узды

Андрей Назаров Угур Йылмазны вазыйфага керешүе белән котлады һәм Төркия белән Башкортстанның күпкырлы хезмәттәшлеген ныгытуда уңышлар теләде.

- Төркия Республикасы белән үзара хезмәттәшлегебез өч дистә елга якын дәвам итә. Бу вакыт эчендә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә кооперация буенча ниятләребезне хөкүмәт дәрәҗәсендә беркеткән мөһим килешүләргә кул куелды, - дип сөйләде Премьер-министр.

Угур Йылмаз билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Башкортстан белән Төркия арасында товар әйләнешенең ике яклы үсеше 81,5 процент чамасы тәшкил итә. Төркия инвесторлары хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына.

Очрашуда Төркия Республикасының рәсми һәм эшлекле делегациясенең "Инвестсабантуй-2024"га килүе, Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы һәм Төркиянең Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү һәм үстерү оешмасы (KOSGEB) арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул кую, Төркия Республикасы җитәкчелегенең Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашачагы турында фикер алыштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас