+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 ноябрь 2023, 14:49

Башкортстан экспортка елына 1 миллион тонна товар чыгарырга ниятли

Бу ел башыннан Башкортстан 273 миллион АКШ долларына 600 мең тоннадан артык АПК продукциясе экспортлаган, якын елларда күрсәткечне 1 миллион тоннага җиткерү максаты куелган. Төбәк предприятиеләре бүген продукцияне дөньяның 30 иленә сата. Алар арасында: Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләре, Кытай, Һиндстан, Таиланд, Иран, Гыйрак, Африка илләре һәм башкалар. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов XVI Халыкара бизнес атналыгында белдерде.

Башкортстан экспортка елына 1 миллион тонна товар чыгарырга ниятлиБашкортстан экспортка елына 1 миллион тонна товар чыгарырга ниятли
Башкортстан экспортка елына 1 миллион тонна товар чыгарырга ниятли

- Экспорт әкренләп үсә. Хәзер аның төп юнәлеше Азиягә таба үзгәртелде. Шул ук вакытта шуны да аңларга кирәк, 600 мең тонна - ул турыдан-туры республикадан киткән продукция генә. Башка төбәкләр аша экспортланган товарларны исәпкә алсак, күрсәткеч югарырак, – диде Илшат Фазрахманов. - Товар сөтенә зур ышаныч бпглыйбыз, аны республикада миллион тоннага җиткерергә ниятлибез. Аның бер өлеше сыр, коры сөт, балалар азыгы итеп эшкәртеләчәк һәм экспортланачак. Кош ите җитештерүне дә арттырачакбыз, 300гә якын яңа кош фермасы төзиячәкбез һәм реконструкцияләячәкбез.

Чыгышы барышында “Евразия Агроэкспрессы”ның шартларын һәм мөмкинлекләре каралды. Сессиядә катнашкан экспертлар шулай ук Казахстан, Үзбәкстан базарларына продукция китерү үзенчәлекләре турында сөйләде, АПК продукциясен экспортлау аналитикасы белән уртаклаштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас