+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 ноябрь 2023, 15:54

Басма киңкүләм мәгълүмат чараларының киләчәге нинди?

Русия һәм Белоруссиянең әйдәп баручы киңүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары "дүртенче хакимият"нең киләчәге турында видеокүпер форматында фикер алышты.

Басма киңкүләм мәгълүмат чараларының киләчәге нинди?Басма киңкүләм мәгълүмат чараларының киләчәге нинди?
Басма киңкүләм мәгълүмат чараларының киләчәге нинди?

Русия һәм Белоруссиягә каршы мәгълүмати сугыш, фейкларга каршы тору, материалларның сыйфаты һәм укучының игътибары өчен көрәш - шушы һәм башка турыда өч сәгатьлек дискуссия булды.

"Спутник" мәгълүмат агентлыгы һәм "Russia Today" Русиянең чит илләрдәге төп мәгълүмат чыганаклары булып тора. Көнбатыш аудиториясенә намуслы, ачык контентны ничек алга сөрү турында Russia Today телеканалының генеральный директоры Алексей Николаев сөйләде.

- Без күптәннән онлайнга, социаль челтәрләргә, мессенджерларга күчә башладык. Кайвакыт бу шундый кызыклы эффект тудыра. Мәсәлән, без Германиядә VPN кушымтасын кертергә булыштык. 2022 елның язына кадәр немецлар аны бөтенләй кулланмаган. Һәм RT тыелганнан соң куллана башладылар. Сервис сатулары 10 тапкыр артты, - дип билгеләп үтте Алексей Николаев.

Чиновникларның блогерлар булып китүе, шулай ук сәяси дөрес мәгълүматны аудитория өчен тәкъдим итү кызык буламы-юкмы икәнлеге турында Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская сөйләде.

- Инфоповодны булдыру һәм яктырту бездә ничек бара? Мәсәлән, киңүләм мәгълүмат чарасы мәктәп туклануы мәсьәләләрен яктырта. Параллель рәвештә муниципалитет башлыгы посты да чыга килә. Алга таба «Башинформ» медиахолдингы, ЦУР яки башлык басмага сылтама ясап, бу темага тагын бер тапкыр әйләнеп кайта. Шулай итеп, социаль челтәрләрдә язылган әйбер алга таба бер районга гына түгел, киң аудиториягә чыга. Башкортстан - бөтен җирдә булган яңалыкны куллана торган төбәк, - диде Елена Прочаковская.

Төбәк киңүләм мәгълүмат чаралары киләчәге хакында "Инфоштаб" (AstrakhanPost.ru, "Московский комсомолец в Астрахани", "Аргументы и Факты в Астрахани") медиахолдингы җитәкчесе Александр Алымов белдерде.

- Барысы да тормыштагы кебек. Федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары абруйлы, кызыклы, эре, әмма соңгы сүз - барыбер төбәк матбугатыныкы. Ә ни өчен? Чөнки төбәк матбугаты кешеләргә якынрак. Бу - турыдан-туры күршеләр, янәшәдә торучылар белән эшли торган матбугат. Федераль матбугатта да төбәк матбугатыннан башка бик кыен булачак, - диде спикер.

Гранд-сессиягә йомгак ясап, «Русия – мөмкинлекләр иле» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасының коммуникацияләр буенча директоры Сергей Коляда билгеләп үткәнчә, киңүләм мәгълүмат чаралары өчен бренд үсеше генә түгел, ә яңалыклар ясаучы мәйданчыкның абруе да бик мөһим. Сыйфатлы кызыклы продукт булдыручы басмаларга, ялганнарсыз һәм хаталарсыз басмаларга һәрвакыт ышаначаклар, һәм, мөгаен, аларны онытмаячаклар.

Фото: ibw-bashkortostan.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас