+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 ноябрь 2023, 05:45

Иртәгәдән соң ни булыр?

Уфада старт алган Халыкара бизнес атналыгында 21 ил һәм Русиянең 89 төбәге вәкилләре шушы төп темага фикер алыша.   Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үтүче Халыкара бизнес атналыгына Башкортстан Хөкү­мәте Премьер-министры Андрей Назаров старт бирде. Зур форум республика башкаласында 22 ноябрь­дән 1 декабрьгә кадәр үтәчәк. Форум чараларында якынча 4 мең кеше катнаша. Алар арасында федераль һәм төбәк власте органнары, үсеш институтлары һәм бизнес-берләш­мәләр вәкилләре, 21 ил һәм Русиянең 89 төбәге делегациясе бар.

Иртәгәдән соң ни булыр?Иртәгәдән соң ни булыр?
Иртәгәдән соң ни булыр?

XVI Халыкара бизнес атналы­гының төп темасы – “Иртәгәдән соң. Профессиональ берләшмә фаразы”. Чарада катнашучыларга яңа чынбарлыкка һөнәри берләш­мә күзлегеннән карарга тәкъдим ителә.

XVI Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасының икътисад министры Юрий Чеботарь җитәк­челе­гендәге делегация белән очрашты. Алар берлектәге проектларны гамәлгә ашыру барышы һәм арытаба хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Кытай Халык Республикасы делегациясе белән аралашты, аны Халыкара бизнесны үстерү үзәге директоры Ли Янцзюнь җитәкли.
Форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Александр Смекалин белән дә очрашты.

Александр Смекалин Башкортстан җитәкчелегенә Ассоциация эшчәнлегендә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың венчур инвести­цияләү, бизнес-шерифлар институтын булдыру тәҗрибәсен уңай бәяләде.

Премьер-министр Андрей Назаров – “Якын киләчәк бизнес күзлегеннән” дип аталган пленар утырышта чыгыш ясады.

Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, Русия, бөтен дөнья кебек үк, глобаль турбулентлык чорын кичерә. Икътисади мөнәсәбәтләр системасы тамырдан үзгәрә.

Андрей Назаров берничә трендны билгеләде. Беренчесе – бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү, административ чикләүләрне бетерү, дәүләт белән аралашуны тулысынча санлы платформага күчерү. Икенче тренд – санлы һәм технологик берләшүгә омтылу. Ул тормыш­ның һәм икътисадның барлык өл­кәләрен санлаштыру белән бәйле һәм мәгълүмати, нано- һәм био­тех­нологияләр үсешен күздә то-та. Өченче тенденция – финанс технологияләренең бизнесның барлык өлкәлә­ренә үтеп керүе. Яңа чынбарлык өчен алшартлар булдырылган. Болар – мобиль ин­терфейслар, заманча техно­ло­гияләр, биометрия, квант исәпләү-ләре, блокчейн.

XVI Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узган “Төзе­лешнең санлы киләчәге” панель сессиясендә Башкортстан Хөкү­мәте Премьер-министры Андрей Назаров санлы вертикальнең үзәк звеносы булып Башкорт­станның шәһәр төзелеше эшчән­леген тәэмин итүнең дәүләт мәгъ­лүмат системасы тора, дип билге­ләде.

– Аның нигезендә 40тан артык төр шәһәр төзелеше хезмәтләрен күрсәтү процессы тулысынча автоматлаштырылган. Ә аларның саны 2020 елдан 63 меңнән артып киткән. Быел без аны ун тышкы мәгълүмат системасы белән ин­теграция­ләүне тәмамлыйбыз. Мондый системалар бездә 17 төзелеш компаниясендә гамәлгә кертелгән, – диде Премьер-министр.

Андрей Назаров сүзләренчә, импортны алмаштыруны арттырырга, илебездә уйлап табылган программаларны кулланышка активрак кертергә кирәк.

Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Башкортстан Хөкү­мәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте белән “Газпромнефть-Төбәк сатулары” компаниясенең рәсми партнеры булган “Уралнефтепродукт” арасында инвестиция ният­ләре турындагы килешүгә кул куйды.

– Бу килешү “Уралнефтепродукт”ның Башкортстанда дүрт автомобиль ягулык салу станциясен төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча хез­мәт­тәшлекне көйләү өчен төзел­де, – диде Андрей Назаров.

Башкортстан эшкуарларына юл буе хезмәте өлкәсендә ярдәм итүгә 3 елга якынча 300 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Бу турыда беренче вице-премьер Башкорт­станның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөс­тәм Моратов “Үзеңнекен булдыр. Киләчәк юл буе хезмәте – төбәк­ләрдә эшкуарлыкның үсеш ноктасы” стратегик сессиясе барышында хәбәр итте.

XVI Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Кы­тайның Халыкара сәүдә һәм коммерцияне үстерү үзәге директоры Ли Яньцзюнь, аның урынбасары Ли Чжилэй һәм “Хэнфэн Хэпин Шие” компаниясенең рәисе Ли Вэй белән очрашты.
Кытай вәкилләре Башкорт­станның Кытай белән мөнәсә­бәтләренең үсеш перспективаларын югары бәяләде.

Арытаба Илшат Фазрахманов Казахстан делегациясе белән очрашты. Казахстан Республикасы вәкилләрен Башкортстан умартачылык тармагының алдынгы технологияләре кызыксындырды.

Казахстан вәкиле Нурымбәт Соктаганов билгеләп үтүенчә, алар­ның төбәге агросәнәгать комплексында яхшы перспективаларга ия. Ул ассызыклавынча, Ка­захстан делегациясенә Баш­кортстанның авыл хуҗалы­гын­дагы перспектив проектлары кызыклы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас