

- Без халыкара мөнәсәбәтләрнең тирән трансформацияләре вакытында яшибез, - дип билгеләде Константин Климин. - Бу сәяси, икътисади, социаль аспектларга кагыла, шул исәптән безнең дәүләтләрнең үзара мөнәсәбәтләренә дә йогынты ясый. Шуңа бәйле рәвештә төбәкара хезмәттәшлекнең роле үсә.
Башкортстан белән Беларусьның ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасы кысаларында проектларны тормышка ашыру өлешендә продуктив хезмәттәшлеге турында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- Беларусь Республикасы төбәгебезнең төп партнерларының берсе булып тора, - дип билгеләде министр. - Агымдагы елның өч кварталы нәтиҗәләре буенча Беларусь республикабыз партнерларының беренче дүртлегендә (4нче урын) Башкортстанның товар әйләнеше гомум күләменең 6,5 прлцент өлеше белән урын алып тора. Башкортстан белән Беларусь арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең нигезе булып хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасында чагылдырылган уртак проектларны җентекләп эшләү тора. Сәнәгать кооперациясе кысаларында без төзелеш һәм коммуналь техника җитештерү буенча завод төзи башладык, аның буенча инвестицияләр күләме 8 млрд сумнан артып китәчәк. «Алга» махсус икътисади зонасында урнашкан яңа производство 1000 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлек җәелдерәбез. Шулай итеп, без 1200 башка исәпләнгән эре индустриаль сөт фермасы төзү проектын эшләдек, аны Башкортстан территориясендә Белоруссия партнерлары белән берлектә тормышка ашырырга планлаштырабыз.
- Дәүләт башлыклары безгә импортны алыштыру буенча төгәл бурыч куйдылар, - дип белдерде үз чыгышында Беларусь Республикасы икътисад министры урынбасары Татьяна Бранцевич. - Башкортстанда җитештерү процессына кушылырга әзер предприятиеләр бар. Безнең җиңел һәм күн эшкәртү сәнәгатендә, авыл хуҗалыгында үзара хезмәттәшлек мисаллары бар инде. Әмма алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Бик күп үзара кызыксынулар бар. Бездә Русия белән 800 млн долларга 16 эре импортны алыштыра торган проект эшләнгән инде. Югары дәрәҗәдәге әзерлекле 15 проект эшләүдә - бу тагын 50 млн доллар. Һәм без әлеге программа астына Башкортстан ягы катнашында проект та тормышка ашырылуын теләр идек. Нәтиҗәдә импортны алыштыра торган продукт алырга кирәк, ул безнең илләребезнең техник иминлек принципларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: ibw-bashkortostan.com