+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 ноябрь 2023, 06:50

Аккумулятор заводы төзеләчәк

Белоруссиядән аккумуляторлар җитештерүче предприятие Башкортстанда завод төзү мөмкинлеген карый.

Аккумулятор заводы төзеләчәкАккумулятор заводы төзеләчәк
Аккумулятор заводы төзеләчәк
XVI Халыкара бизнес атналыгы"ның өченче көне кысаларында 1AK-GROUP Холдингы идарәче компаниясенең финанс директоры Алексей Шиленок, икътисади һәм химик инфраструктуралары үсеш алган Башкортстан аккумулятор батареяләре сепараторлары һәм литий аккумуляторлары җитештерүне урнаштыру өчен өстенлекле территорияләрнең берсе булып тора, дип белдерде. Белоруссия делегациясе белән очрашу Русиянең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Сәүдә вәкиле Константин Климин җитәкчелегендә узды.

— Беларусь Республикасы дөнья аренасында Башкортстанның төп партнерларының берсе булып тора. Без даими рәвештә үзара визитлар ясыйбыз һәм уртак проектларны гамәлгә ашырабыз. Аерым алганда, 10 октябрьдә «АМКОДОР-Агидель» ашлык киптерү техникасы җитештерү заводы эшен башлап җибәрдек. Без белорус коллегалар белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез һәм тагын бер завод төзибез. "АМКОДОР-Алга" грейдерлар, бульдозерлар һәм экскаваторлар җитештерәчәк. Инвестицияләр күләме 8 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк, - дип уртаклашты Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлек перспективалары һәм ниятләре турында Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов аңлатма бирде.

Проектларны тикшерү барышында Алексей Шиленок аккумуляторлар өчен сепараторлар җитештерүнең гадилеген һәм түбән бәясен билгеләп үтте.
Очрашуның мөһим темасы булып Башкортстанда сәнәгать батареяләре, аерым алганда литий аккумуляторлары җитештерүне локальләштерү проекты тора. Бу төр аккумуляторлар, нигездә, электр транспортында кулланыла. Хәзер проект Башкортстан һәм Беларусь арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча "юл картасы'на кертү стадиясендә.

 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас