+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 ноябрь 2023, 10:20

Башкортстан - бизнес башлангычлары лидеры!

"Халыкара бизнес атналыгы" мәйданчыгында бизнес-берләшмәләрнең эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Башкортстан - бизнес башлангычлары лидеры!Башкортстан - бизнес башлангычлары лидеры!
Башкортстан - бизнес башлангычлары лидеры!
Уфада бөтен Русиядән бизнес-берләшмәләр форумын үткәрү турындагы карар “Власть һәм бизнес. Мөмкин булмаган мөмкин" дип аталган "түгәрәк өстәл"нең төп нәтиҗәсе булды. Ул бүген "Халыкара бизнес атналыгы" мәйданчыгында узды.

Катнашучылар бертавыштан бизнес-берләшмәләр җитәкчеләре форумын үткәрү башлангычын хуплады, мондый чараның бизнес-берләшмәләрне үстерү һәм төбәкләр арасында элемтәләрне ныгыту өчен мөһимлеген таныдылар. Мондый чаралар бизнес-берләшмәләр җитәкчеләрен сертификацияләү, аларның һөнәри күнекмәләрен һәм компетенцияләрен арттыру максатыннан да мөһим.

- Форумны уздыру өчен Уфаны сайлау очраклы түгел, чөнки Башкортстан бизнес башлангычларын гамәлгә кертү буенча лидерларның берсе булып тора. Бизнес-берләшмәләр төбәккә инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда мөһим роль уйный. Алар тәҗрибә, белем һәм законнар белән уртаклашу өчен платформа булып тора. Хакимият һәм бизнес хезмәттәшлек иткәндә һәм уртак бурычлар өстендә эшләгәндә, бу төбәкнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Төзүчеләр ассоциациясе башкарма директоры Адель Сәйфуллина.

Тулырак укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/news/22367/

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас