Кулланылмый торган аэродромнарны эшлекле әйләнешкә кертү вариантлары турында XVI "Халыкара бизнес атналыгы"нда фикер алыштылар. Проект эчке төбәк линияләрендә пассажирлар һәм туристлар авиаэлемтәләрен яңартуга, вертолет мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм кече авиация һава суднолары флотын арттыруга юнәлтелгән.
— Беренче чиратта, кече һәм гомум билгеләнештәге авиациянең нәтиҗәле үсешен тәэмин итү өчен норматив-хокукый базаны камилләштерергә кирәк. Бу ведомствоара эшче төркем оештыруны, Башкортстанда кече авиацияне үстерүгә дәүләт ярдәме һәм стимуллаштыру буенча тәкъдимнәр эшләүне күздә тота, - дип сөйләде Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тимер юл, эчке су һәм һава транспорты бүлеге җитәкчесе Олег Гилев.
Шул ук вакытта спикерлар кече авиациягә дәүләт ярдәме механизмнарын эшләргә, кече авиация өчен кадрлар әзерләүне көчәйтергә, һава суднолары флотын яңартырга һәм тулыландырырга тәкъдим итәләр. Ел ахырына кадәр концептуаль карар кабул итү планлаштырыла. Киләчәктә әлеге проект эшкуарларга кызыклы булачак.
Фото: pravitelstvorb.ru