+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 ноябрь 2023, 13:50

Халыкара бизнес-премиясе лауреатлары билгеләнде

“Халыкара бизнес атналыгы” кысаларында Башкортстанның “Беренчеләр вакыты” премиясе тапшырылды.

Халыкара бизнес-премиясе лауреатлары билгеләндеХалыкара бизнес-премиясе лауреатлары билгеләнде
Халыкара бизнес-премиясе лауреатлары билгеләнде
Уфада “Халыкара бизнес атналыгы”ның өченче көненең соңгы югары аккорды булып форум кысаларында төбәкнең һәм Русиянең икътисади һәм социаль үсеше лидерларына өченче тапкыр «Беренчеләр вакыты» халыкара бизнес-премиясе бирелде.

Башкортстанның «Беренчеләр вакыты» бизнес-премиясе — иң яхшыларны аерып билгеләүнең гадәти булмаган омтылышы. Аның лауреатлары булып күп миллиардлы әйләнешләре һәм ярты гасырлык традицияләре булган эре компанияләр дә, узган елда гына билгеле булган стартаплар һәм шәхси эшкуарлар дә була ала.

- «Беренчеләр вакыты» бизнес-премиясе номинантларының саны елдан-ел арта, җиңүче исеме өчен йөзләгән компания көрәште, Сәнәгать министрлыгы линиясе буенча гына да бездә кырык дәгъвачы булды. Без исә инвестиция проектларында актив катнашучыларны, бизнеста ачыктан-ачык алгарыш ясаучыларны, хәйрия программаларын үткәрүчеләрне аерып күрсәтергә тырышабыз. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, бизнес казанышларын билгеләп үтәргә кирәк, чөнки бу - республиканың алга баруына керткән өлеш. Ә предприятиеләр, ярдәмне тойгач, дәүләтнең дустанә иңен тоеп, үзләре дә җәмгыятькә күпкә күбрәк бирә.

Бүгенге «Беренчеләр вакыты» премиясе номинацияләре турында сөйләсәк, юнәлешләр төрле – бу инвестицияләр дә, халыкара базарларга чыгу да, иң яхшы эш бирүчеләрне бүләкләү дә, — диде бүләкләү тантанасында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Тулырак укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/news/22371/

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас