+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 ноябрь 2023, 17:05

Башкортстан яңа инвесторларны җәлеп итә

Уфада "Халыкара бизнес атналыгы"нда төбәктә офсет контрактлары кысаларында хокук мөнәсәбәтләрен формалаштыру һәм үстерү перспективалары, дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башкортстан яңа инвесторларны җәлеп итәБашкортстан яңа инвесторларны җәлеп итә
Башкортстан яңа инвесторларны җәлеп итә

Оештыручылар булып республиканың Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы һәм «Башкортстан Республикасының Стратегик эшләнмәләр үзәге» оешмасы чыгыш ясады.

Сессия кысаларында потенциаль инвесторларны җәлеп итү һәм алар белән килешенгән шартларга төзәтмәләр кертү мөмкинлеген тикшерү максатыннан, Башкортстан Республикасында перспективалы офсет контрактларының планы презентациясе үткәрелде. Әлеге план проектына офсет сатып алулар базарының 13 юнәлеше буенча беренчел шартлар керә. Болар - балалар туклануы, мебель, медицина эшләнмәләре җитештерү һәм сату.

Офсет контракты - каршы инвестиция йөкләмәләре белән озак вакытлы тапшыру килешүе. Бу механизмны куллануның көтелгән нәтиҗәсе - өстәмә инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, сатып алына торган товарлар һәм хезмәтләр сыйфатын яхшырту.

Бу хакта тулырак: https://ibw-bashkortostan.com/news/16960/

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас