

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Халыкара бизнес атналыгы”ның пленар утырышында катнашты. Анда республиканың, тулаем илнең үсеш перспективалары һәм чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Пленар утырыштагы чыгышында Башкортстан Башлыгы форум кунакларын сәламләде һәм төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Төбәк җитәкчесе ерак чит илләр белән дә хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
– Кытай Халык Республикасы – безнең өчен чиксез мөмкинлекләре булган партнер. “Халыкара бизнес атналыгы”на Төркия коллегаларыбыз да килде. Без алар белән нәтиҗәле эшлибез. Форумга Һиндстан, Бангладеш делегацияләре килде. Безнең өчен бу – яңа партнерлар, алар белән дә аралашырга телибез, – диде Радий Хәбиров. – Минемчә, мондый икътисади мөнәсәбәтләр, дөньядагы катлаулы шартларга карамастан, үсәргә тиеш.
Пленар утырыш ахырында Башкортстан Башлыгы “Халыкара бизнес атналыгы”нда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм республиканың киң даирә партнерлар белән берлектәге эшкә әзер булуын билгеләде.
* * *
Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев пленар утырышка йомгак ясадылар, шулай ук киләчәктә тышкы икътисади хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.
– Башкортстан һәм Казахстанның тышкы икътисади мөнәсәбәтләре күтәрелештә дип саныйм. Без моны товар әйләнеше күләме, социаль-мәдәни һәм гуманитар мөнәсәбәтләребез, үзара индустриаль интеграция буенча күрәбез. Һәм, әлбәттә, безнең уртак тамырларыбыз, традицияләребез булуы мөһим. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, – диде Радий Хәбиров.
Канат Шарлапаев, үз чиратында, Казахстанның хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләде.
* * *
Арытаба Радий Хәбиров һәм Канат Шарлапаевның республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгында киңәйтелгән очрашуы узды.
Республика җитәкчесе билгеләп үтүенчә, катлаулы шартларга карамастан, киләсе елга Башкортстан бюджетында сәнәгать һәм бизнес өчен дәртләндерү чараларын финанслау сакланып калган.
Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры ассызыклавынча, Башкортстан аларның иле өчен мәдәни яктан якын төбәк булып тора. Канат Шарлапаев инвесторларга тәкъдим иткән дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Алар арасында махсус икътисади зоналар өстенлекләре, махсус инвестиция килешүләре модельләре бар.
“Халыкара бизнес атналыгы” кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кытайның “Цзянси Оуши Уилли Индастриал” компаниясе делегациясе белән очрашты, аны идарә рәисе Хуанг Ши Хуа җитәкләде. Яклар Башкортстанда эре фиброцемент заводы төзү перспективалары турында фикер алышты.
Хуанг Ши Хуа белдерүенчә, компания янгынга һәм дымга чыдам плитәләр җитештерергә планлаштыра. Яңа завод төзелешенә инвестор якынча 5 миллиард сум юнәлтергә ниятли.
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, төбәк Кытай предприятиесенең инвестиция эшчәнлеге өчен кирәкле шартлар булдырырга әзер.
* * *
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада XVI “Халыкара бизнес атналыгы” кысаларында Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Бу – консулның Башкортстанга беренче сәфәре.
Андрей Назаров Угур Йылмазны вазыйфага тәгаенләнүе белән котлады һәм Төркия белән Башкортстанның күпкырлы хезмәттәшлеген ныгытуда уңышлар теләде.
Угур Йылмаз билгеләп үтүенчә, агымдагы елда Башкортстан белән Төркия арасында товар әйләнешенең ике яклы үсеше якынча 81,5 процент тәшкил итә. Төркия инвесторлары хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына.
* * *
Шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Башкортстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча утырыш узды.
Чарада Казахстан Республикасының сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев, Русиянең Казахстандагы сәүдә вәкиле Антон Логинов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, Казахстан Республикасы парламенты – Мәҗлесе депутаты Динара Шукижанова, Башкортстан һәм Казахстан ведомстволары вәкилләре, төбәк предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
“Халыкара бизнес атналыгы” кысаларында Беларусь һәм Донбассның власть органнары һәм икътисадта өстенлекле зоналары вәкилләре “Алга” махсус икътисади зонасында булдылар. Делегация составына “Гомель-Ратон” ирекле икътисади зонасы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Андрей Собко, әлеге зона хакимиятенең инвесторларын җәлеп итү һәм аларга хезмәт күрсәтү идарәсе начальнигы Геннадий Бойкачев, шулай ук Донбассны үстерү корпорациясе идарәсе рәисенең беренче урынбасары Илья Бархатов керделәр.
Кунакларга махсус икътисади зона мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр, резидентлар өчен гамәлдә булган инфраструктура һәм өстенлекләр белән таныштырдылар. Алар, шулай ук, “ZASPORT” һәм “Аркада” предприятиеләре резидентлары производстволарында булды, анда аларга продукция җитештерү процессы күрсәтелде.
* * *
“Халыкара бизнес атналыгы”ның өченче көне кысаларында “1AK-GROUP” холдингы Идарәче компаниясенең финанс директоры Алексей Шиленок, аккумулятор батареяләре җитештерүне урнаштыру өчен Башкортстан өстенлекле территорияләрнең берсе булып тора, дип белдерде. Очрашу Русиянең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстанның сәүдә вәкиле Константин Климин җитәкчелегендә узды.
Халыкара чара кысаларында Башкортстан һәм Донбассның Үсеш корпорацияләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Документ инвестиция проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән алмашу һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен уртак чаралар оештыру турында нигезләмәләрне үз эченә ала.
Уфада Русия бизнес-берләшмәләре форумын үткәрү турындагы карар “Власть һәм бизнес. Мөмкин булмаган нәрсә юк” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә кабул ителде. Анда катнашучылар бизнес-берләшмәләр җитәкчеләре форумын үткәрү башлангычын бертавыштан хуплады, мондый чараның бизнес-берләшмәләрне үстерү һәм төбәкләр арасында элемтәләрне ныгыту өчен мөһимлеген билгеләде.
Агымдагы елда Башкортстанның муниципаль берәмлекләрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашлыгында 2,5 меңнән артык “Эшкуарлык сәгате” уздырылган, аларда 3,5 меңгә якын инвестиция проекты каралган. Инвестиция керемнәренең гомум суммасы 123 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Бу турыда стратегик сессиядә эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр итте.
Сессия барышында Рөстәм Афзалов билгеләп үтүенчә, бүген республикада инвесторларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Инвестицияләр күләме буенча, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән кала, Башкортстан Идел буе федераль округында 3нче урынны били.
Кулланылмый торган аэродромнарны эшлекле әйләнешкә кертү вариантлары турында да бизнес атналыгында фикер алыштылар. Проект эчке төбәк линияләрендә пассажирлар һәм туристлар авиаэлемтәләрен яңартуга, вертолет мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм кече авиация һава суднолары флотын арттыруга юнәлтелгән.
Уфада “Халыкара бизнес атналыгы” кысаларында төбәкнең һәм Русиянең икътисади һәм социаль үсеше лидерларына өченче тапкыр “Беренчеләр вакыты” бизнес-премиясе бирелде.
Башкортстанның “Беренчеләр вакыты” бизнес-премиясе – иң яхшыларны билгеләүнең гадәти булмаган ысулы. Аның лауреатлары булып күпмиллиардлы әйләнешләре һәм ярты гасырлык традицияләре булган эре компанияләр дә, узган елда гына билгеле булган стартаплар һәм шәхси эшкуарлар дә була ала.
Бизнес атналыгында “Кампус: фән һәм бизнес инф-раструктурасының яңа фәлсәфәсе” сессиясе кысаларында Русиядә һәм халыкара дәрәҗәдә вузара кампуслар форматында университетларның яңа эш модельләре яңгырады.
Уфада вузара кампус төзелеше җитәкчесе Сергей Гладких билгеләп үтүенчә, вузара кампуслар челтәрен булдыру буенча федераль программа Русия һәм чит ил партнерлары белән кооперациядә фән һәм мәгариф үсешенең яңа юнәлешен билгели.