+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 декабрь 2023, 12:54

Бишбүләктә "Дельта" компаниясенә җир бирелде

Индивидуаль яклау чараларын җитештерү өчен яңа тегү комплексы төзелешенең инвестиция проекты инициаторы, "Дельта" компаниясе Бишбүләк районында проектны гамәлгә ашыру өчен торглар үткәрмичә генә арендага җир кишәрлеге алды.

Бишбүләктә "Дельта" компаниясенә җир бирелдеБишбүләктә "Дельта" компаниясенә җир бирелде
Бишбүләктә "Дельта" компаниясенә җир бирелде

Тиешле күрсәтмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалады. Элегрәк проект "Инвестсәгать" утырышында тәкъдим ителде һәм төбәкнең өстенлекле инвестпроектлары исемлегенә кертелде, бу аңа дәүләт ярдәменең әлеге чарасына дәгъва кылырга мөмкинлек бирде.

«Дельта» компаниясенең инвестиция проекты төбәк Үсеш корпорациясендә Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы белән берлектә озатыла.

- Үз инициативасына инвестор, предприятиедә 63 яңа эш урыны булдырып, 35 млн. сум акча кертергә планлаштыра. Завод оештыруның төп максаты - ассортиментны киңәйтү, шулай ук әзер продукция чыгару күләмен һәм салым генерациясен арттыру, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас