

- Хезмәт базарында эшче көчләр җитмәү шартларында чит ил хезмәткәрләре кадрлар кытлыгын өлешчә тулыландырырга мөмкин. Бу бигрәк тә инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда мөһим. Министрлык уздырган тикшеренүләргә караганда, былтыр чит ил хезмәткәрләре 11 инвестицион проектта катнашкан, - диде төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Киләсе елга Идел буе федераль округы төбәкләре буенча патентның уртача бәясе белән Башкортстанда 5,9 мең сум дәрәҗәсендә бу күрсәткеч - округта иң түбән күрсәткечләрнең берсе (5,4 мең сум). Башкортстанда патент бәясенең артуы һәрвакыт кечкенә булды. Безнең исәпләвебезчә, патент мондый бәядә чит ил хезмәткәрләренә сатылачак, ә бу, үз чиратында, республика предприятиеләренең төзелештә һәм авыл хуҗалыгында кадрлар ихтыяҗын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Патент чит ил гражданына, яки Русиягә якын чит ил илләрдән килгән, тик гражданлыгы булмаган кешеләргә, яки юридик берәмлеккә эшкә урнашырга хокук бирә. Шул ук вакытта хезмәт мигранты Русиянең үзенә патент биргән территориядә генә эшли ала.
Фото: pravitelstvorb.ru