+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 декабрь 2023, 14:52

Эшкуарларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә

Агымдагы елның ноябрендә үз эшен башларга теләгән яки үз бизнесы булган 2616 Башкортстан кешесе махсус хезмәтләргә консультацияләр сорап мөрәҗәгать иткән.

Эшкуарларга төрле яклап ярдәм күрсәтеләЭшкуарларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә
Эшкуарларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә
Хәзерге вакытта мәшгульлек үзәкләрендә гражданнарга үз эшен ачуда ярдәм итүче ике программа эшли: бу эшсезләр өчен эшкуарлык эшчәнлеген башлауга ярдәм итү (бер тапкыр 153,5 мең сум күләмендә түләү белән) һәм аз керемле гражданнар өчен социаль контракт төзү (монда проектка бәйле рәвештә ярдәм суммасы 350 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин).

- Ел башыннан республиканың мәшгульлек хезмәтенә бу юнәлештә ярдәм сорап 16 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте, бу, 2022 елның шул ук чорына караганда, 1,2 мең кешегә күбрәк. Мәшгульлек үзәкләрендә без вакыт-вакыт эшкуарлар өчен махсус чаралар үткәрәбез, салым хезмәте, «Минем бизнес» үзәге, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре белән идарә итү һәм башка оешмалардан килгән белгечләрне чыгыш ясарга чакырабыз. Шуны да билгеләп үтәм: бердәм консультацияләр көнен көтәргә кирәкми. Үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча мәшгульлек үзәгенә сезнең өчен уңайлы булган теләсә кайсы көнне мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас