- "Башкортстан осталары" конкурсының «Иң яхшы аппаратчы (оператор)" номинациясе безнең республикада беренче тапкыр узды. Шунысы игътибарга лаек, ул Башкортстанда социаль партнерлыкның 30 еллыгы елында, шулай ук Русия химиклары берлегенең 105 еллыгы елында үткәрелде. Әлеге конкурсның төп максаты - химия сәнәгате хезмәткәрләре һөнәр берлегенең төбәк бүлеге структурасына керүче предприятиеләр арасында химия производствосының иң яхшы белгечләрен ачыклау, квалификацияле хезмәтнең абруен күтәрү, шулай ук әлеге һөнәрнең иң яхшы вәкилләренең алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау, - дип билгеләп үтте Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов.
Ярышлар йомгаклары буенча республика конкурсында беренче урынны «Башкортстан сода компаниясе» операторы Владимир Макаров алды. Икенче урында - «Нефтехим тәҗрибә заводы» белгече Ринат Халиков. Өченче урынга «Башкортстан сода компаниясе»нең һава бүленеше аппаратчысы Марсель Фаткуллин лаек булды.
Фото: рravitelstvorb.ru