+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 декабрь 2023, 18:05

"Русия тимер юллары" рекордлар куя!

Бүген "Уфа" тимер юл станциясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Русия тимер юллары" компаниясенең филиалы – Куйбышев тимер юллары башлыгы Вячеслав Дмитриев шәһәр яны транспортының миллиардлы пассажирны котлау тантанасында катнаштылар.

"Русия тимер юллары" рекордлар куя!"Русия тимер юллары" рекордлар куя!
"Русия тимер юллары" рекордлар куя!

Уфа фән һәм технологияләр университетының физика-техника институты студенты Карина Янбарисова шәһәр яны поездларында өч айлык бушлай сәяхәткә абонемент һәм истәлекле бүләкләр алды.

- «Русия тимер юллары» күрсәткән пассажир хезмәтләренең сыйфаты арта бара. Яңа составлар барлыкка килә, сәяхәтләр уңайлы була, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Быел без тагын бер мөһим рекорд көтәбез - беренче тапкыр безнең республика елына 5 миллион пассажирны йөртәчәк.

Алга таба Радий Хәбиров һәм Вячеслав Дмитриевның эшлекле очрашуы узды.

- Нәтиҗәләр яхшы - пассажирлар да, йөкләр агымы да үсте. Бу, һичшиксез, сезнең команданың эш нәтиҗәсе һәм республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бергәләп без "Көньяк", "Көнбатыш", "Көнчыгыш" экспрессларын эшләтеп җибәрдек, Уфа тимер юл боҗрасын булдыру проекты өстендә эшне дәвам итәбез, пассажирларга уңайлы булсын өчен инфраструктураны яхшыртабыз. Һәм мин сезгә моның өчен рәхмәтле.

Вячеслав Дмитриев шәһәр яны юлларында да пассажирлар һәм йөкләр ташулар артуын хәбәр итте. Компания 4 миллионнан артык кешене йөрткән - бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,3 процентка югарырак.

Очрашудан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Русиянең яңа "ЭП2ДМ" электропоезды мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. Бу электропоездның тизлеге сәгатенә 120 км. Электричканы тулысынча Русия комплектлаштыручыларыннан җыйганнар. Планнарда - модельне серияле җитештерү процессын җайга салу.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас