+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 декабрь 2023, 09:40

Владимир Путин халык сорауларына җавап бирә

Бүген, шушы минутларда «Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы башланды. Ул йомгаклау матбугат конференциясе һәм туры линиянең берләштерелгән форматында уза.

Владимир Путин халык сорауларына җавап бирәВладимир Путин халык сорауларына җавап бирә
Владимир Путин халык сорауларына җавап бирә
Беренче сорауга җавап биреп, Владимир Путин Президент вазыйфасындагы бурычлар турында сөйләде. Беренче чиратта, бу суверенитетны ныгыту.

- Мин бу турыда күп тапкырлар сөйләдем. Русия кебек ил өчен аның суверенитетсыз булуы мөмкин түгел. Шуңа күрә иң мөһиме - суверенитетны, икътисади, технологик, оборона сәләтен, иҗтимагый суверенитетны ныгыту, - диде Президент.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Русия финанс-икътисади секторда ныклык запасын туплады, бу Көнбатыш илләре өчен ачыш булды. Русия икътисадта алга барыр өчен җитәрлек ныклык запасы туплады.

2023 ел нәтиҗәләренә килгәндә, тулай эчке продукт үсеше 3,5 процент тәшкил итәчәк. Кызганычка каршы, инфляция артты. Ел йомгаклары буенча 7,5-8 процентка артачак, әмма Хөкүмәт һәм Үзәк банк кирәкле чаралар күрә. Эшкәртү сәнәгате үсә - елына 7,5 процент тәшкил итә. Шулай ук, Русиядә реаль хезмәт хакы 8 процентка артачак, - диде Владимир Путин.

Фото: РИА Новости.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас