+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2023, 17:45

Бу - илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе!

2020 елдан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында Башкортстанның 7478 кешесе ташламалы авыл ипотекасыннан файдалана алды. Еллык процент ставкасы 3 проценттан артмаган кредитлар күләме 16,7 миллиард сумнан арткан.

Бу - илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе!Бу - илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе!
Бу - илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе!

- Бу елда Башкортстанда авыл ипотекасы күләме 3,047 миллиард сум тәшкил итте, аннан 945 кеше файдаланды, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Өч ел рәттән төбәк әлеге күрсәткеч буенча алда бара. Бу - авыл тормышын, авыл территорияләрен үстерү тенденциясен саклап калуны күрсәтүче яхшы фактор.

Агросәнәгать комплексының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген саклап калу өчен ипотеканың әһәмияте бик зур. Урбанизация әлеге процесска тискәре тәэсир итә, кадрлар мәсьәләсе кискенләшә бара, ул киләчәктә тармак үсешенең төп проблемаларының берсе булачак.

"Россельхозбанк" банкы матбугат хезмәте белдерүенчә, 2020 елның языннан авыл ипотекасы ярдәмендә русиялеләр 51 меңгә якын йорт сатып алган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас