+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2023, 10:00

Үсмерләр өчен "Процесслар фабрикасы"

Башкортстанның Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр төбәк үзәгенең сакчыл җитештерү тренерлары 14-15 декабрьдә Мәскәүнең ВДНХ комплексында үтүче «Россия» күргәзмәсе кысаларында балалар өчен «Процесслар фабрикасы»ның уникаль версиясен эшләтеп җибәрде.

Үсмерләр өчен "Процесслар фабрикасы"Үсмерләр өчен "Процесслар фабрикасы"
Үсмерләр өчен "Процесслар фабрикасы"
Интерактив уку төбәкнең Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы оештырган «Башкортстанга инвестицияләр» тематик атнасы кысаларында уза.

Министрның беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләгәнчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектының «Процесслар фабрикасы» — ул уку-җитештерү мәйданчыгы, анда балаларга уңайлы формада производствога яхшыртулар кертүнең мөһимлеген күрсәтәләр, шулай ук «сакчыл технологияләр»нең предприятиеләргә ничек ярдәм итүен һәм ни өчен эш урынында уңайлылыкның артуы җитештерүчәнлекне һәм эшне тизләтүен аңлаталар.

"Балаларга гадәти эш процессында югалтуларны ничек күрергә, алар белән нәрсә эшләргә һәм нәтиҗәне ничек ныгытырга икәнен аңлаталар. Укытуның уен форматы эш процессын оптимальләштерү күнекмәсен формалаштырырга һәм киләчәктә аны гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Айрат Фәхретдинов.

Балалар өчен «Процесслар фабрикасы» күргәзмәсендә конструкторлардан автобуслар җыю процессы модельләштерелгән. 6 кешелек төркемнәрдәге балалар 6 минут эчендә 8 автобус җыярга тырыша. Катнашучылар тренер ярдәме белән кирәкле күләмдә югары сыйфатлы продукт чыгару һәм аны клиентка җиткерү өчен процессны оптимальләштерә. Балалар сәбәп-нәтиҗә анализы үткәрергә, югалтуларны һәм процессның кимчелекле урыннарын ачыкларга, аларны бетерү буенча карарлар уйлап табарга һәм кертергә, процессны дөрес оештырырга өйрәнә. Уен тренингында катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр ала.

Моннан тыш, Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгының тематик атналыгы кысаларында «Хыялга инвестицияләр керт» акциясе уза. Импровизацияләнгән чыршыда инвестиция идеясен калдырырга мөмкин. Иң яхшы идея авторына истәлекле бүләк тапшырачаклар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас