+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 декабрь 2023, 15:26

Башкортстан газ ягулыгы салу станцияләре төзү өчен 393 миллион сум алачак

2024 елда Башкортстан газ ягулыгы салу инфраструктурасын субсидияләүгә федераль бюджеттан 393 млн сум күләмендә финанслау алуга өметләнә.

Башкортстан газ ягулык салу станцияләре төзү өчен 393 млн сум алачакБашкортстан газ ягулык салу станцияләре төзү өчен 393 млн сум алачак
Башкортстан газ ягулык салу станцияләре төзү өчен 393 млн сум алачак

Бу 13 яңа АГНКС (газ ягулыгы салу станцияләре) төзелешен хупларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ЦУРда Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итте.

Бүгенгә Әбҗәлил, Балтач, Бүздәк, Уфа, Учалы районнарында һәм Октябрьский шәһәрендә проектларны гамәлгә ашыру өчен перспективалы участоклар билгеләнгән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас