+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 декабрь 2023, 06:25

Тулай төбәк продукты 2,3 триллион сумга җитәчәк

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Тулай төбәк продукты 2,3 триллион сумга җитәчәкТулай төбәк продукты 2,3 триллион сумга җитәчәк
Тулай төбәк продукты 2,3 триллион сумга җитәчәк
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, барлык юнәлешләр һәм тармаклар республика икътисады үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продуктының 3,2 процентка артуы көтелә. Ул 2,3 трлн. сумга җитәчәк.

- Алга таба да шундый ук темпта эшләячәкбез. Кече һәм урта бизнес субъектлары саны буенча (135,3 мең) республика - беренче унлыкта (Идел буе федераль округында – 2нче, Русиядә -10нчы). Бюджетта сәнәгать һәм бизнес өчен стимуллаштыручы чаралар сакланды. 2024 елның икенче яртысында бюджетның яхшы үтәлеше шартларында бу максатларга сумманы арттырырга әзербез.

Безнең төп өстенлекләребезнең берсе - халыкның керемен арттыру. 9 ай нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 11,8 процентка артты. Без эшсезлекнең моңарчы күрелмәгән түбән дәрәҗәсенә ирештек - 2,2 процент. Монда мин нәтиҗәле уртак эш өчен, беренче чиратта, безнең предприятиеләргә, шулай ук эш белән тәэмин итү үзәкләренә рәхмәт белдерәм.

"Мәшгульлеккә ярдәм итү" федераль проекты кысаларында яңадан укытылган, һөнәр үзләштергән гражданнар саны буенча без - лидерлар бишлегендә. Киләсе елда Русия Хезмәт министрлыгы проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтенең тулы йөкләнешен үткәрәчәкбез. Моңа 760 млн. сум акча юнәлтәбез, шул исәптән 426 млн - федераль бюджеттан. Бу - проектта катнашучы төбәкләр арасында иң зур федераль транш. Хезмәтләр күрсәтү форматы үзгәрәчәк, персонал сайлау тизлеге артачак, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас