

2023 елның гыйнвар-октябрь айларында Башкортстан һәм Үзбәкстан Республикасының үзара товар әйләнеше күрсәткече узган елның шул ук чоры күрсәткече белән чагыштырганда 11,4 процентка арткан. 2023 елның 10 аенда экспорт күрсәткече, 2022 елның гыйнвар-октябрь күрсәткечләренә карата минераль продукцияне 20процентка арттыру исәбенә, 15,3 процентка артты. Бу хакта «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган Ташкентта Башкортстан предприятиеләренең халыкара күп тармаклы бизнес-миссиясе барышында билгеле булды.
- Чыннан да, Үзбәкстан белән безнең тыгыз хезмәттәшлек урнашкан, бигрәк тә экспортлана торган продукция буенча, аның өлеше республикалар арасындагы барлык тышкы сәүдә әйләнешенең 90 проценттан артыгын тәшкил итә. Без Үзбәкстан базарына минераль продукция, химия сәнәгате продукциясе һәм каучук, агач һәм целлюлоза-кәгазь әйберләре, азык-төлек товарлары һәм чимал озатабыз. Бүген безнең хезмәттәшләребез төбәк бизнесы вәкилләре белән бергә яңа партнерлар һәм хезмәттәшлек юнәлешләре эзләү өчен Ташкентта актив эшлиләр, - дип белдерә республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Делегациянең беренче эш көне кысаларында узган очрашулар вакытында үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышулар булды.
Делегатлар 2025 елда «Агроэкспресс» проекты кысаларында Уфаны станция буларак кертү, шулай ук товарларны тимер юл транспорты белән китерү срокларын кыскарту мәсьәләсен тикшерделәр. Моннан тыш, җиләк-җимеш, киптерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, консервланган продукция китерү, Башкортстан һәм Үзбәкстан предприятиеләре кооперациясе, Башкортстан Республикасы территориясендә тукыма продукциясен саклау өчен склад биналары ачу проекты мәсьәләләре күтәрелде.
21 декабрьдә Башкортстан делегациясе үз эшен дәвам итәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru