+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 декабрь 2023, 15:15

Җитәкчеләр Туймазыда очрашты

Туймазыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «КамАЗ»ның генеральный директоры Сергей Когогин «КамАЗ» структурасына кергән республика предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән очрашу үткәрделәр.

Җитәкчеләр Туймазыда очраштыҖитәкчеләр Туймазыда очрашты
Җитәкчеләр Туймазыда очрашты

Көн тәртибендә - Нефтекама, Туймазы һәм Бәләбәй шәһәрләрендә урнашкан «НефАЗ», «Туймазы бетоно ташучы автомобильләр җитештерү заводы» һәм «БелЗАН» предприятиеләре үсеш перспективалары.

Предприятие җитәкчеләре төп җитештерү күрсәткечләре, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук 2024 елга планнар турында хәбәр иттеләр. Сергей Когогин концернның Башкортстанда яңа производстволар булдырырга әзер булуын билгеләп үтте. Тәкъдимнәр арасында – «БелЗАН»ның куәтләрен киңәйтү һәм модернизацияләү, шулай ук Бәләбәй заводы базасында индустриаль парк ачу.

- Тәкъдим ителгән инвестиция проектларының максаты - барлык сыйфат стандартларын үтәячәк һәм көндәшлеккә сәләтле техника чыгарачак иң заманча комплекслар булдыру, - диде Сергей Когогин.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас