+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 декабрь 2023, 15:05

"Риапласт"ның үсеш офыклары

Туймазы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төмәнәк авылында «Риапласт» предприятиесе җитештерү мәйданчыгында булды. Төбәк җитәкчесе тегү цехы төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру барышы белән танышты.

"Риапласт"ның үсеш офыклары"Риапласт"ның үсеш офыклары
"Риапласт"ның үсеш офыклары

«Риапласт» җәмгыятенең генеральный директоры Ринат Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, предприятие нигездә азык-төлек продукциясе өчен төргәкләр эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан. Продукция ассортименты - азык-төлек һәм төзелеш материалларын ташу һәм саклау өчен билгеләнгән йомшак контейнерлар. Продукция Русиядә һәм чит илләрдә таләп ителә - Казахстанга һәм Үзбәкстанга экспортлана.

Радий Хәбиров гамәлдәге производствоны карады һәм Туймазыда төзелә торган яңа корпусның презентациясе белән танышты. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Туймазы «РиаПласт» компаниясенең яңа җитештерү цехы төзү проектын «Сәнәгать сәгате»ндә карадылар. Дәүләт ярдәме чаралары сыйфатында предприятиегә ташламалы шартларда җир участогы бүлеп бирелде.

– 2021 елдан Туймазы шәһәрендә тегү производствосы цехы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырабыз, - дип хәбәр итте Ринат Шәйдуллин. - Инвестицияләрнең гомум күләме 100 млн сумнан артык тәшкил итте. 2023 ел ахырына кадәр берничә җитештерү бинасын эшләтеп җибәрәчәкбез, ә 2024 елда корпусны тулысынча ачачакбыз.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, Туймазыда сәнәгать җитештерүе яхшы темплар белән үсеш ала һәм район хакимияте ярдәме белән эшкуарлык берләшмәсе актив эшли.

- Туймазы районы предприятиеләре Башкортстан икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Эш сәфәрләрендә, беренче чиратта, федераль һәм республика ярдәм чараларының яңа производстволар ачуга, эре инвестпроектларны гамәлгә ашыруга һәм тулаем республика территориясен үстерүгә, төбәк халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга ничек ярдәм итүен карыйм, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас