

Бакалы районын Башкортстанның көнбатыш капкасы дип атыйлар. Ул – Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай һәм Актаныш районнары белән чиктәш. Районның 17 авыл биләмәсе 96 торак пунктын берләштерә, шуларда барлыгы 26 меңнән артык кеше – 17 милләт вәкиле яши. Биредә, аеруча соңгы чорда, авылларны үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү, районда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру, сәламәтлек саклауны камилләштерү, шул исәптән яшьләргә белем бирү, аларны туган якта калдыру буенча нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып барыла.
Бакалы районы – аграр төбәк. Биредә чәчүлек мәйданнары барлыгы 73900 гектар. 36273 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар игелә. Районда 5 авыл хуҗалыгы кооперативы, 11 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы, 13 мең шәхси хуҗалык продукция җитештерә. Бакалы районы социаль-икътисади өлкәдә зур уңышларга иреште. Халык биредә элек-электән чагыштырмача мул тормышта яши. Әле дә район үз позициясен нык тота, ул – инфраструктура, аграр продукция җитештерү, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә, халыкның яшәү сыйфаты күрсәткечләре буенча алга киткән төбәк.
Крестьян-фермер хуҗалыклары төрле республика программаларында катнаша, грантлар ала, өстәмә эш урыннары булдыралар. Әйтик, “Гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча 2021 елда Г. П. Марков КФХсы грант алды, бюджеттан 30 миллион сум бүлеп бирелде. Проектның гомум бәясе – 50,6 миллион сум, проект куәте 1457 тонна сөт һәм 77 тонна ит җитештерүгә исәпләнгән. Проект 2026 елда тулы куәтенә эшли башлаячак. 2022 елда әлеге программа буенча А. П. Зайцев хуҗалыгы үз проектын уңышлы яклады, грант суммасы 18,2 миллион сум тәшкил итә, 2027 елда проект куәтенә чыккач, хуҗалык 2400 тоннага якын гранулланган үлән оны җитештерә башлаячак һ. б.
Социаль-икътисади күрсәткечләрне яхшырту юнәлешендә бюджет йөкләмәләрен үтәү, район бюджетын туплау һәм аны нәтиҗәле тотыну бүгенге шартларда мөһим бурыч булып тора. Бу уңайдан бер генә сан китерү дә күп нәрсәгә ачыклык кертә: 20 ел эчендә район бюджеты өч тапкыр арткан. 2022 ел нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр берләштерелгән бюджет күләме 1,1 миллиард сумнан артып киткән.
Казнага акча үзеннән-үзе генә керми. Тиешле салым базасы булырга тиеш. Бүген исә кече һәм уртача малтабарлык икътисадның таянычы исәпләнә. Районда малтабарлык активлыгының үсүе биредә тармакны үстерү өчен барлык шартлар тудырылу турында сөйли. “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте эшен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ул – район казнасына иң күп салым түләүче оешма. Республиканың күп районнарында райполар юкка чыкты. Бакалы районы җитәкчелеге “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте директоры Александр Дырнаев белән берлектә кулланучылар җәмгыяте системасын саклап кала алдылар.
Бакалы районы кулланучылар кооперациясе системасына 4 кулланучылар җәмгыяте карый: “Бакалы”, “Сәүдә йорты”, “Икмәк комбинаты”, “Гомум туклану” җәмгыятьләре һәм җаваплылыгы чикләнгән “Зирекле” җәмгыяте. Әлеге тармак икътисадының локомотивы – сәүдә. Дөресен әйткәндә, барлык өлкәләрдә дә – җәмгыять туклануында да, җитештерүдә дә, хәзерләүләрдә дә тотрыклы эшлиләр монда. Ел саен уңышлы үсешкә юнәлеш тоткан “Бакалы” кулланучылар җәмгыятендә хәзерләнгән продукция, җитештерелгән ризык халыкта зур сорау белән файдалана.
Билгеле булуынча, 2019 елдан республикада бик мөһим социаль тәгаенләнештәге программалар эшли башлады, шуларга нигезләнеп, соңгы елларда Бакалы районында да гражданнарның яшәү сыйфатын сизелерлек яхшырту максатында күләмле эшләр башкарылды: юллар салынды, урамнар яктыртылды, мәгариф учреждениеләре ремонтланды, зиратлар һәм җәмәгать территорияләре төзекләндерелде. Күпфатирлы торак йортларны автоном җылытуга күчерү буенча зур күләмле эш башкарылды.
Авыл советлары 2016 елдан бирле “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында (ППМИ) актив катнаша. Җиде ел дәвамында авылларда 69 миллион сумнан артык гомум суммага 97 проект гамәлгә ашырылды. Шулардан республика бюджеты субсидияләре суммасы – 47,3 миллион сум, район бюджеты өлеше – 7,863 миллион сум, халыктан җыелган акча – 6,419 миллион сум, спонсорларныкы 6,778 миллион сум тәшкил итте. ППМИ программасы буенча 17 мәктәп, балалар бакчасы ремонтланды, 15 һәйкәл һәм обелиск салынды һәм реконструкцияләнде, авыллар ихтыяҗлары өчен 5 трактор сатып алынды, су белән тәэмин итү системалары төзекләндерелде һ. б.
Гомумән, саный китсәң, гражданнарга уңайлы яшәү шартлары тудыру буенча башкарылган эшләр бик күп. Зур торак пунктларга газ үткәрү тәмамланган диярлек. Системалы рәвештә иске суүткәргеч челтәрләрен алыштыру, юллар төзү һәм ремонтлау буенча эшләр дәвам итә. Район халкы актив төзелеш алып бара. Кыска гына вакыт эчендә район үзәгендә яңа урамнар һәм микрорайоннар барлыкка килде. Бакалының Көнбатыш микрорайонына 90нчы елларда нигез салынды. Микрорайон елдан-ел үсә, аның төзек урамнарында бер-бер артлы зур, матур йортлар үсеп чыкты. Цивилизациянең барлык уңайлыклары да әкренләп микрорайонның барлык урамнарына да килеп җитте. Бу зур торак пунктындагы заманча инженерлык коммуникацияләрен төрле дәрәҗәдәге дәүләт программалары (республика, федераль) ярдәме белән төзү мөмкин булды. Мәсәлән, федераль һәм республика программаларына таянып ике ел эчендә Бакалының Көнбатыш микрорайонында 55 километрга якын газүткәргеч төзелде. Бу күләмле эшләргә барлыгы 62 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Шулай итеп, биредә заманча белем бирү учреждениеләре, сәүдә нокталары барлыкка килде. Монда хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр яши. “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында парк төзелә башлаган иде. Әлеге колачлы проект, берничә ел дәвамында этаплап гамәлгә ашырылды. Социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрелгәннән соң, район хакимиятендә төзекләндерү өчен мөһим объектны сайлап алу буенча иҗтимагый комиссия утырышы узды. Тәкъдим ителгән 5 иҗтимагый территориядән бакалылылар һәм комиссия әгъзалары 2 объектны сайладылар, шуларның берсе Көнбатыш
микрорайонындагы парк иде.
Төзелеш башлангач байтак территориядә асфальт-бетон түшәлде, эскәмияләр, урналар урнаштырылды. Тротуар плиткасы җәелде, шулай ук тукталыш урыны асфальтланды, заманча яктырту һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылды. 2023 елда биредә балалар мәйданчыгы, спорт корылмалары барлыкка килде, хәвефсез резина япма түшәлде.
2023 елда бу паркта Хәтер аллеясына нигез салынды. Киләчәк буынның бәхете һәм туган як иминлеге өчен үз гомерен биргән батыр якташлар истәлегенә зәңгәр чыршылар утыртылды.
Инде хәзер яңа парк зонасында олылар да, балалар да күп. Яшүсмерләр бирегә велосипедта, роликларда, самокатларда йөрергә киләләр, кичләрен коляскалар тоткан яшь парлар һәм әниләр йөриләр. Яңа парк ямь өстенә ямь булды.
Районда мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Соңгы ун елда гына район үзәгендә “Буратино” балалар бакчасы, “Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексы, беренче санлы яңа мәктәп төзелде, балалар сәнгать мәктәбенең концерт залы, “Дельфин” бассейны, район үзәгендәге икенче мәктәп капиталь ремонтланды һәм мәктәп территориясе төзекләндерелде.
Медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту максатыннан район үзәк хастаханәсенә капиталь ремонт ясалды, авылларда 14 модульле ФАП урнаштырылды. Район дәваханәсе җитәкчелеге белән берлектә районга медицина кадрларын җәлеп итү буенча даими рәвештә зур эш алып барыла.
Бакалы районы республикада беренчеләрдән булып санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшен тәмамлады. 2019 елдан башлап планлы рәвештә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа реформаны гамәлгә ашыра.
Бакалы егетләре батырлык үрнәкләре күрсәтеп, махсус хәрби операциядә лаеклы катнашалар. Әлбәттә, югалтулар да бар. “Һәлак булган егетләрнең һәм мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләре турында кайгырту безнең уртак бурычыбыз”, – ди бакалылылар. Гуманитар ярдәм оештыралар һәм якташларга кирәк-ярак озаталар.
Бакалы районының киләчәге ышанычлы. Ел саен икътисадка яңадан-яңа инвестицияләр җәлеп ителә, торак файдалануга тапшырыла.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бакалы районы.