

Тәүлегенә комбинат 300 тонна сөт эшкәртергә сәләтле. Чималны төп тәэмин итүчеләр – Дуван, Салават, Кыйгы, Балакатай һәм Мәчетле районнары. Дәүләт ярдәме кысаларында бу елда гына да предприятие сөт эшкәртүгә 12 миллион сумга якын субсидия алган.
Генеральный директор Евгений Мехоношин сүзләренчә, комбинат җитәкчелеге җитештерүне модернизацияләүгә һәм сыйфатны яхшыртуга зур игътибар бирә. Башкортстан Башлыгына продукциянең яңа линейкасын тәкъдим иттеләр.
Радий Хәбиров "Мәсәгуть сөт-консерва комбинаты"ның киләчәк перспективалары белән дә кызыксынды. Евгений Мехоношин белдерүенчә, планнарда 3,5 мең квадрат метр мәйданлы комбинат территориясендәге ташландык бинаны яңарту һәм анда яңа производствоны эшләтеп җибәрү. Төбәк җитәкчесе әлеге проект буенча "Инвестиция сәгате"нең берсендә фикер алышырга тәкъдим итте.
- Мин монда 2018 елның ноябрендә булган идем. Бүген янә предприятиенең ничек үсеш алуын карарга килдем, - диде Радий Хәбиров, комбинатта булу нәтиҗәләре буенча. - Мин барысына да ирешелгәннәрдә туктап калырга ярамавын әйтәм. Даими рәвештә ниндидер яңа идеяләр уйлап табарга кирәк. Миңа продуктларның яңа линейкасын күрсәттеләр - бик матур күренә, базарда ихтыяҗ бар.
Фото: glavarb.ru