+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 декабрь 2023, 07:39

Башкортстанда эшкуарлар хокуклары югары дәрәҗәдә яклана

2023 елда муниципаль берәмлекләрдә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре шәхси кабул итүләр һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар барышында 1500дән артык эшкуарга консультация биргән.

Башкортстанда эшкуарлар хокуклары югары дәрәҗәдә якланаБашкортстанда эшкуарлар хокуклары югары дәрәҗәдә яклана
Башкортстанда эшкуарлар хокуклары югары дәрәҗәдә яклана
Вәкаләтле вәкил аппараты мәгълүматлары буенча, җәмәгать ярдәмчеләре җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, дәүләт һәм муниципаль заказ, салым салу, төзелеш, торак хуҗалыгы, банкротлык, корпоратив, гражданлык һәм җинаять хокукы мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәргән.

- Һәр муниципалитетта диярлек бизнеска ярдәм итәргә әзер җәмәгать ярдәмчеләре билгеләнгән. Аларның төп бурычлары - урындагы эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны иҗтимагый контрольдә тоту, әлеге мәсьәләләр буенча эшләрнең торышы турында вәкаләтле вәкилгә даими рәвештә мәгълүмат бирү, - дип аңлатма бирде вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова.

Ирина Абрамова билгеләп үткәнчә, җәмәгать ярдәмчеләренең эшчәнлеге эшкуарларның мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирергә, республика районнарында һәм шәһәрләрендә кече һәм урта бизнес субъектларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча вәзгыятьне белеп торырга мөмкинлек бирә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас