+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 Января 2024, 08:55

Яңа елда - яңача түләүләр!

Бүгеннән Башкортстанда яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы арттырыла. Күпмегә?

Яңа елда - яңача түләүләр!Яңа елда - яңача түләүләр!
Яңа елда - яңача түләүләр!

Республика хакимияте җан башына яшәү минимумы күләмен - 13 753 сум, эшкә яраклы халык өчен — 14 991 сум, пенсионерлар өчен — 12 530 сум, балалар өчен 13 340 сум күләмендә билгели.

2023 елның 27 ноябрендә Русия Президенты Владимир Путин күп кенә русиялеләрнең тормышында чагылыш табачак берничә законга кул куйды. Документлар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Федераль закон нигезендә, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы (МРОТ) 18,5 процентка арта һәм 19 242 сум тәшкил итә. Бу - Русия күрсәткече, ә республика традицион рәвештә Урал коэффициенты хисабына 15 процентка югарырак булачак һәм 22 128,3 сум тәшкил итәчәк.

- Минималь хезмәт хакын арттыру эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләре өчен страховка суммаларын да арттыра (бу хезмәткәрнең булачак пенсиясен гарантияләү һәм аны төрле страховка очракларыннан саклау), бюджетның салым өлешен арттыра, һәм, әлбәттә, гражданнарның үз керемнәрен арттыруга ярдәм итә. Чөнки дәүләт хакимияте органнарының төп бурычы - халыкның керемнәрен реаль арттыру, илдә ярлылыкны һәм тигезсезлекне киметү, — дип шәрехләде республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас