+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 Января 2024, 16:37

Казанлыклар газга күчерелә

2021-25 елларда Башкортстанны газ белән тәэмин итүне һәм газ кертүне үстерү программасында 1055 километр поселокара газүткәргеч һәм 1054 километр поселок эчендәге газүткәргечләр төзү каралган. Газ 181 торак пунктка җиткереләчәк, 26 мең йорт хуҗалыгын һәм 301 казанлыккм газ үткәрү мөмкинлеге тудырылачак. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов хәбәр итте.

Казанлыклар газга күчереләКазанлыклар газга күчерелә
Казанлыклар газга күчерелә

Спикер сүзләренчә, "Газпром" төркеменең төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газ кертүне үстерүгә инвестицияләренең гомум күләме 26,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Әгәр элек республикада 2,5 миллиард сумлык поселок эчендәге челтәрләр төзү буенча йөкләмә калган булса, хәзер бу эшне «Газпром» үз өстенә алды. Финанс йөкләмәләреннән республикада казанлыкларны газга күчерү кала.

Башкортстан Башлыгы төбәкнең Финанс министрлыгына бу максатларга акча бүлеп бирерүне йөкләде. «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов ачыклаганча, Бөрҗән районында газүткәргеч төзү тәмамлану стадиясендә һәм агымдагы елда эшләтеп җибәреләчәк, ә Шүлгәнташ мәгарәсенә аны 2025 елда китерәчәкләр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас