+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 гыйнвар 2024, 17:47

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда "Инвестиция сәгате" форматында беренче киңәшмә уздырды. Анда сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм юл буе сервисы өлкәсендә яңа башлангычлар хупланды.

"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды
"Инвестиция сәгате"ндә яңа башлангычлар хупланды

"Ойлтиммаш" компаниясе генеральный директоры Денис Савутин производствоны модернизацияләү проектын тәкъдим итте. Предприятие «Кумертау» социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булып тора һәм "Роснефть", "Газпром" һәм башка компанияләр структуралары өчен цистерналар, нефть чыгару һәм резервуар җиһазлары җитештерә.

Ярдәм чаралары сыйфатында инвесторга инженерлык челтәрләрен төзүгә чыгымнарның бер өлешен кайтарачаклар. Моннан тыш, республиканың Сәнәгать үсеше фонды җитештерүне яңартуга ташламалы заем бирәчәк.

Кыйгы районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча күпфункцияле комплекс төзү проектын "Эко" чүп-чар эшкәртү предприятиесенең техник директоры Алишер Сафиуллин тәкъдим итте. Инвестор елга 80 мең тоннага кадәр калдыкларны сортларга аеруны, эшкәртүне һәм утильләштерүне оештыруны планлаштыра. Комплексны булдыру өчен 300 миллион сум акча юнәлтеләчәк.

Проект кысаларында җир кишәрлеген сайлаганнар һәм җиһазлар белән тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр уздырганнар. Эшкәртү предприятиесендә 70 эш урыны булдырылачак. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проектка өстенлекле статус бирелде. Кыйгы районы хакимияте шулай ук яңа комплекс төзү өчен җирне рәсмиләштерүдә дә ярдәм итәчәк.

Уфаның Дим районында арматура заводы төзү буенча инвестиция башлангычы турында «Автогруз» компаниясе генеральный директоры урынбасары Илдар Латыйпов сөйләде. Яңа производствода торак тергезү өчен төрле исемдәге арматурлар чыгарылачак. Чимал сыйфатында металлолом кулланырга планлаштыралар.

"Алим" компаниясе директоры урынбасары Игорь Ступин газда йөрүче йөк автомобильләре өчен компрессор станциясе (АГНКС) проектын тәкъдим итте. Аны Мәләвездә урнаштырачаклар.Башлангычны тормышка ашыруга 82 миллион сум юнәлтелгән. Инвестор кирәкле документацияне әзерләгән инде, керү юллары һәм инженерлык челтәрләре проектлары килештерү үткән. Башкортстан Башлыгы инвестпроектның актуальлеген ассызыклады.

Эшкуар Андрей Дудин Бөре районында «Дудинские продукты» бренды астында үз производстволары өчен чимал базасын үстерү кысаларында автоматлаштырылган сөт фермасы төзү планнары турында сөйләде. Ярдәм чаралары сыйфатында проект өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертелде. Инвесторга шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтарачаклар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас