+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 гыйнвар 2024, 14:04

Җир участогы торглар үткәрмичә генә бирелә

Импортны алмаштыру өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыру өчен Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Башкир-Агроинвест» компаниясе 260 гектар җир кишәрлеген арендалау турында килешүгә кул куйдылар.

Җир участогы торглар үткәрмичә генә биреләҖир участогы торглар үткәрмичә генә бирелә
Җир участогы торглар үткәрмичә генә бирелә

Авыл хуҗалыгы предприятиесе Чишмә, Благовар, Бүздәк районнары территорияләрендә иң эреләрдән санала һәм актив үсүен дәвам итә. Яңа җирләрне үзләштерүгә инвестицияләр күләме 3 миллион сумнан да ким булмаячак.

Участоклар иген культуралары үстерү өчен бүлеп бирелгән, бу үсемлекчелек тармагының тотрыклы үсешен тәэмин итәргә һәм республика агросәнәгать комплексының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Импортны алмаштыру программалары кысаларында проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләргә ярдәм күрсәтүнең әлеге чарасы Хөкүмәт карары ярдәмендә мөмкин булды. Төбәк дәрәҗәсендә импортны алмаштыруны тәэмин итү өчен кирәкле икътисади эшчәнлек төрләре исемлеге һәм импортны алмаштыручы производстволарны үстерү өчен җир кишәрлекләре бирүнең бердәм гадиләштерелгән тәртибе кабул ителде. Ведомство икътисадны алга таба үстерү һәм бизнесның эшлекле активлыгын стимуллаштыру өчен төбәк эшкуарларына ярдәм чараларын оптимальләштерүне дәвам итә, - диде республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас