Исегезгә төшерәбез: узган елның мартында комплексны тергезү башлангычын "Инвестиция сәгате"ндә хупладылар. Объект өчен арендага 24,6 гектарлы җир кишәрлеген бирделәр. Ә 2023 елның августында төбәк җитәкчесе склад төзелешенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
- Без республика идарә командасына нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм проектны хуплавы өчен рәхмәтле, - диде "Ромекс Групп" компаниясе генеральный директоры урынбасары Константин Томенко. - Компания Башкортстан территориясендә алга таба да үсеш белән кызыксына.
Төбәк җитәкчесе эшкуарларның ниятләрен хуплады.
- "Ромекс" холдингының Благовещенда шундый күләмле проект башлавын зур уңыш дип бәяләр идем. Биредә 2 меңләп эш урыны булдырылыр дип көтәбез, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. - OZON компаниясе эшчәнлеге - заманча бизнес. Монда яхшы хезмәт хакы һәм үсеш перспективалары бар. Шуңа күрә без инвесторның яңа башлангычларына да ярдәм итәргә әзербез.
Фото: glavarb.ru