Инвестор проектны 2024-30 еллар дәвамында тормышка ашырырга һәм 10 яңа эш урыны булдырырга планлаштыра. Компания быел ук штатка 10 хезмәткәр кабул итәчәк һәм арендага алынган бинада "В" категориясе буенча шоферлар әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтә башлаячак.
Киләсе елда автомәктәпнең яңа бинасын төзү планлаштырыла. Инвестор мәктәпне практик курс алырга мөмкинлек бирүче заманча тренажерлар белән җиһазландырырга планлаштыра.
- Сатусыз җир бирү - төбәкнең алгарышлы үсеш территорияләрендәге резидентларга ярдәм итүнең яңа, өстәмә чарасы. «Нефтекама» алгарышлы үсеш территориясе резиденты - «Нефтекама мобиль биналар заводы» әлеге ярдәм чарасыннан модульле корылмалар җитештерүне киңәйтү өчен файдаланган инде. Хәзерге вакытта «Благовещен» алгарышлы үсеш территориясе резиденты - «АВ-НЭСТ» җәмгыяте җир кишәрлеген Башкорстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына аукционнар үткәрмичә арендага бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте, – диде Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Фото: pravitelstvorb.ru