23 гыйнварда Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Казахстанга барачак, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
Зур бизнес-делегация составында – 70 сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе, 50 кече һәм урта бизнес вәкиле (алар өчен аерым программа, “Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы әзерләнгән). Казахстанның 400 предприятиесе вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. Шулай ук югары дәрәҗәдә очрашулар каралган, шул исәптән Казахстан Президенты һәм Хөкүмәте башлыгы белән.
Рөстәм Моратов, шулай ук, Русия белән Казахстанның икътисади хезмәттәшлеге нәтиҗәләрен атады. Үткән елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Казахстан белән тышкы сәүдә әйләнеше 3,1 проценка артып, 440 млн долларга җиткән. Шул ук вакытта экспорт поставкалары 365 миллион доллардан артып киткән.
Беларусь Республикасына шулай ук 8-11 февральдә Башкортстан Республикасының рәсми делегациясенең эш сәфәре планлаштырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru