Делегация вәкилләре Башкортстан мөмкинлекләре турында фикер алышты. Республикабызның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, Казахстан бу юнәлештә ышанычлы партнер булырга мөмкин.
- Бу экспорт һәм импорт күләмнәрен үстерергә генә түгел, вакытлы чыгымнарны шактый киметергә дә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Алексей Гусев.
Төп тимер юл маршрутлары Иран, Пакистан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Кытай һәм башка илләр юнәлешләрендә Казахстан аша уза.
Башкортстан делегациясе Казахстан ягына Иглин районында транспорт агрологистика паркын булдыру проектын тәкъдим итте.
- Безнең потенциаль партнерлар аны югары бәяләде һәм актив хезмәттәшлек итәргә әзер булуын раслады. Моннан тыш, үз продукциясен сату өчен өстәмә базарны тәэмин итү максатларында логистика өлкәсендә уртак проектлар каралачак, - дип өстәде Алексей Гусев.
Фото: pravitelstvorb.ru