Бөтен илдән 2 миллионга якын эшкуарны берләштергән «Атамекен» Казахстан Эшкуарлар палатасы идарәсе рәисе урынбасары сүзләренә караганда, бүген Казахстан яңа кооперация проектларын гамәлгә ашыру белән кызыксына, сәнәгать секторын үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора.
- Без сезнең белән азык-төлек, агросәнәгать, текстиль, химия өлкәләрендә, җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлекнең зур перспективаларын күрәбез. Сезнең төбәктә икътисадның төрле тармакларында куәтле производство базасы булуын исәпкә алып, электр техникасы сәнәгатен, приборлар һәм станоклар төзелешен дә кертеп, югары технологияле берлектәге производстволар булдыру буенча безнең тырышлыкларны арттырырга, кирәкле продукция чыгару һәм яңа базарлар үзләштерү кооперациясен киңәйтергә тәкъдим итәбез. Соңгы елларда Башкортстан үз икътисадын шактый диверсификацияләүгә иреште һәм Казахстан бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә тели, - диде Мурат Амрин.
Казахстан ягы вәкилләре аграр секторда экспорт потенциалын үстерү өстендә эшләргә зур әзерлек белдерде. Сүз инфраструктураны үстерү, кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү, шулай ук мәгариф һәм авыл хуҗалыгында кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында бара.
Үз чыгышында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләгәнчә, республика аграрийлары продукцияне дөньяның 40 иленә сата. Былтыр төбәк агросәнәгать комплексының 750 мең тонна продукциясен экспортлады, бу узган елгы дәрәҗәдән 1,8 тапкыр югарырак. Казахстанның иң якын күршесе белән тышкы сәүдә әйләнеше 200 мең тонна чамасы АПК продукциясе тәшкил итә.
Фото: pravitelstvorb.ru