+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 гыйнвар 2024, 15:47

Казахстан белән хезмәттәшлек - яңа дәрәҗәдә!

Бүген Астанада Башкортстанның рәсми делегациясенең Казахстанга бизнес-миссиясе кысаларында ике төбәкнең хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы узды. Чараны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, беренче затларның катнашы күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итүне тизләтергә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә, бу үзара товар әйләнешенә һәм инвестицияләргә уңай йогынты ясый.

Казахстан белән хезмәттәшлек - яңа дәрәҗәдә!Казахстан белән хезмәттәшлек - яңа дәрәҗәдә!
Казахстан белән хезмәттәшлек - яңа дәрәҗәдә!

Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов ике республика арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Ул сөйләвенчә, Башкортстан һәм Казахстан стратегик партнерлар булып тора, алар арасында сәүдә әйләнеше үткән елның 11 аенда 3,1 процентка арткан. Бүгенге көнгә ике төбәк арасында күп юнәлешләр буенча ике яклы хезмәттәшлек барлыкка килгән, шуларның берсе - нефть сәнәгате.

Аграр секторда уртак проектлар турында сөйләгәндә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, узган елда Башкортстан Казахстанга 120 мең тонна АПК продукциясен экспортлады, дип сөйләде. Шулай ук күрше илгә кымыз, башкорт токымлы атлар, бройлерларның инкубацион йомыркалары китерү җайга салынган.

Казахстан сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев республикалар арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә мондый системалы караш өчен рәхмәт белдерде. Спикер белдерүенчә, хәзер сәнәгать һәм гуманитар кооперация дәрәҗәсен тирәнәйтү мөһим.

Андрей Назаров агымдагы елда Башкортстан башкаласында узачак Русия һәм Казахстан Төбәкара XX форумына әзерлек процедураларын башлау кирәклеге турында сөйләде.

- Без мондый чараларны үткәрүдә бай тәҗрибәгә ия һәм бу юлы да барысын да тиешле дәрәҗәдә эшләячәкбез дип өметләнәбез. Башкортстан Хөкүмәте исеменнән сезне форум кысаларында республикабызга килергә чакырабыз. Моннан тыш, Без Казахстан Республикасының барлык Акиматлары вәкилләрен чакырырга телибез. Безгә ике арада диалогның тыгыз характерын саклау, хезмәттәшлекне һәрьяклап интенсивлаштыру мөһим һәм, әлбәттә, партнерлык бәйләнешләре генә түгел, ә дуслык бәйләнешләре дә мөһим, — диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас