+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 гыйнвар 2024, 06:40

Башкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәк

Башкортстан белән Таҗикстан уртак сәнәгать проектлары санын арттырырга ниятли. Бу хакта Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Тышкы сәүдә өлкәсендә лицензияләү һәм халыкара кооперация департаменты директоры Роман Чекушов җитәкчелегендәге эш сәфәре барышында билгеле булды.

Башкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәкБашкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәк
Башкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәк


- Халыкара хезмәттәшлекнең һәм уртак производстволарны эшләтеп җибәрүнең зур тәҗрибәсе бар. Ачык мисал - "Амкодор-Агыйдел" ашлык җыю өчен җайланмалар җитештерү буенча Русия-Белоруссия заводы, ул Үсеш корпорациясе көчләре белән рекордлы тугыз айда төзелде һәм узган елның октябрендә эшли башлады. Таҗикстаннан килгән коллегаларыбыз белән берлектә без шулай ук потенциаль инвесторларны бер-беребезгә җәлеп итәргә һәм республикаларның алга таба үзара файдалы хезмәттәшлеген ныгытырга әзер, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов, ул безнең төбәктән сәфәрдә катнашты.

Башкортстанның Үсеш корпорациясе җитәкчесе төбәкнең инвестицион потенциалы һәм «Алга» махсус икътисади зонасы турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ведомство преференция зонасы идарәче компаниясе булып тора.

Делегация составына индустриаль парклар ассоциациясе, Русия-Таҗикстан эшлекле советы, бизнес-берләшмәләр һәм Русия идарәче компанияләре җитәкчеләре керде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас