- “Медстальконструкция” предприятиесе казах компаниясе белән бергә Казахстанда медицина җиһазлары җитештерүне җайга сала, аларның киң ассортименты Башкортстанда эшләнгән һәм Русиядә 20 елдан артык сатыла. Бүген шул схема буенча безнең «НВП Орбита» компаниясе реабилитация тренажерлары җитештерә. Монда Казахстан ягыннан инициативаны хуплауны һәм сертификацияләү һәм теркәү документларын алу процедураларын оператив үтүгә ярдәм итүне сорыйбыз, — дип өстәде Рөстәм Моратов.
Хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем утырышында чыгыш ясаганда спикер ике республика арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә йомгак ясады. Башкортстан һәм Казахстан арасында сәүдә әйләнеше үткән елның 11 аенда 3,1 процентка арткан. Шул ук вакытта Башкортстан экспорты өлеше 83 процент тәшкил иткән.
Фото: pravitelstvorb.ru