Делегация составына Башкортстанның 130 вәкиле керде. Сәфәрнең төп вакыйгалары югары даирәдә сөйләшүләр булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев һәм илнең Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты. Сәүдә-икътисади секторда уртак эш юнәлешләре, сәнәгать элемтәләрен ныгыту, мәдәни, гуманитар, социаль, мәгариф һәм туристлык хезмәттәшлеген үстерү турында фикер алыштылар.
- Безнең өчен бу бик уңышлы сәфәр булды. Иң мөһиме, без сатудан тирәнрәк интеграциягә күчәбез. Безнең предприятиеләр анда локализация башлады, Казахстан предприятиеләре бездә эшли инде, - диде Радий Хәбиров. - Иң мөһиме, без Казахстан белән ышанычлы һәм озак вакытлы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен инфраструктура булдырдык.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевны “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты кызыксындырды. Аны бу илгә дә таратырга планлаштыралар. 2024 елда Башкортстаннан беренче 700 кеше Казахстанга шушы программа буенча барачак.
Фото: glavarb.ru