+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 гыйнвар 2024, 05:00

Булдыклыга юл ачык

Республикада кече һәм урта бизнес тармагында 600 меңнән артык кеше эшли.

Булдыклыга юл ачыкБулдыклыга юл ачык
Булдыклыга юл ачык

Русия Президентының “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы, “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты бизнеска барлык этапларда, старт идеясеннән алып, экспортка чыгуга кадәр, ярдәм итүгә юнәлтелгән. Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Кече һәм уртача малтабарлык субъектларын акселерацияләү”, “Үзмәшгульләргә ярдәм” проектлары да тормышка ашырыла.

Билгеле булуынча, “Үзмәшгульләргә ярдәм” төбәк проекты Башкортстанда 2020 елдан гамәлдә. Гомумән, ил күләмендә 2019 елдан “үзмәшгуль” төшенчәсе кулланышка керде. Гадиләштереп әйткәндә, ул – аерым категория малтабарлар өчен эксперимент рәвешендә кертелгән махсус салым режимы. Рәсми телдә бу режим “һөнәри керемгә салым” (НПД) дип атала, аның максаты – халыкны эш белән тәэмин итү, дөресрәге – үз көнеңне үзең күрергә өндәү, өйрәтү.
Әлеге шартларда шәхси малтабарлар, шулай ук ИП статусын югалтмыйча, НПДга күчә ала. Моның өчен аларга үзмәшгуль булып теркәлергә һәм 30 көн дәвамында махсус режимнардан – гадиләштерелгән салым салу системасыннан (УСН), яки бердәм авыл хуҗалыгы салымыннан (СН) баш тарту турында гариза бирергә кирәк. Патент буенча эшләүче шәхси малтабарларга я гариза бирергә, я патенттан баш тартырга һәм шуннан соң гына үзмәшгуль булырга мөмкин.
Үзмәшгульлекне табыш алучы һәм теге яки бу юл белән “яшерен эшләү”дән котылырга теләүче барлык гражданнарга рәсмиләштерергә мөмкин. Бу ысул – хезмәт күрсәтү, өстәмә эш яисә фатирны арендага бирү өчен керем алуның законлы ысулы, һәм шул ук вакытта салымчыларның “Акчаны каян алдың?” дигән сорауларыннан курыкмау өчен мөһим. Әгәр кешенең штатлы хезмәткәрләре булмаса, ул үзе генә эшләсә, кайчан һәм ничек эшләргә теләвен үзе хәл итсә, шул ук вакытта хезмәт мөнәсәбәтләренә керергә һәм дәүләт органнары алдында хисап бирергә теләмәсә, үзмәшгульлек – аның өчен иң кулай алым.
Русиягә карата чит илләр тарафыннан икътисади чикләүләр кулланыла башлагач ук республика җитәкчелеге икътисад тармакларының тотрыклылыгын тәэмин итүгә төп игътибарны юнәлтте. “Тышкы басымга карамастан, вакытында кризиска каршы кабул ителгән чаралар ярдәмендә без уңай динамикага ирешә алабыз”, – дигән иде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. Атап әйткәндә, икътисадны тотрыкландыру буенча чаралар пакеты анык ярдәмнең 143 төрен үз эченә ала: 56сы – оештыру характерындагы, 87се – финанслар буенча. Ярдәм чаралары пакетында кече һәм урта малтабарлыкка да мөһим урын бирелә.
– Федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә дә бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле чараларын формалаштыру һәм аларны гамәлгә ашыру буенча системалы эшчәнлек кече һәм урта малтабарлык субъектлары санын арттырырга мөмкинлек бирде. Былтыр Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 694,5 миллион сум бүлеп бирелде, бу, 2022 елдагы сан белән чагыштырганда, 7,8 процентка күбрәк, – дип билгеләде Башкортстанның малтабарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Рәсми чыганаклардан күренүенчә, күрелгән чараларның нәтиҗәсе буларак, Башкортстанда кече һәм урта малтабарлык субъектлары саны үткән ел ахырына 136 меңгә җиткән, ягъни узган ел дәвамында 6,4 процентка арткан.
Республикада, шулай ук, социаль малтабарлар санының 52,5 процентка артуы теркәлгән. Алар 616га җиткән. Үзмәшгульләр саны бер ярым тапкыр артты, кече һәм урта малтабарлык тармагында эшләүчеләр хәзер 547,8 мең кеше тәшкил итә.
Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, бүген республика Хөкүмәтенең төп бурычларының берсе – малтабарлык тармагындагы үсешнең уңай динамикасын саклау. “Республика халкына малтабарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим. Һәм бу юнәлештә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары, шул исәптән “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты зур роль уйный”, – диде Премьер-министр.
Тармакны үстерү, дигәннән. Русия Хөкүмәте, Башкортстан җитәкчелеге пандемия башланганнан бирле кече һәм урта малтабарлык субъектларына ярдәм чараларының тәэсирен анализлый. Дәүләт ярдәме механизмнарының ничек эшләячәге, Хөкүмәтнең кече предприятиеләрдән нәрсә көтүе һәм киләчәктә дәүләт белән бизнесның үзара эш итү моделе ничек үзгәрү турында илнең икътисад министры урынбасары Татьяна Илюшникова болай диде:
– Пандемия башланганнан алып гражданнарның һәм бизнесның тормышы кискен үзгәрде. Шактый кече бизнес предприятиеләре ябылды, чөнки мондый катлаулы хәлгә беркем дә әзер түгел иде. Гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлдәге системалы ярдәм чараларын зыян күргән тармакларга юнәлттек: төбәкләрнең гарантия оешмаларын һәм дәүләтнең финанс ярдәме күрсәтүче оешмаларын капитальләштердек, кече бизнес алдына куелган таләпләрнең бер өлешен бетердек, ярдәм алу процессын гадиләштердек.
Шулай ук махсус чаралар күрелде. Бизнеска элек бирелгән 430 миллиард сумлык ташламалы кредитлар гамәлдән чыгарылды. Ташламалы кредитларны гамәлдән чыгару исәбенә малтабарлар эш урыннарын саклап калырга тиеш булды.
Әйтергә кирәк, кече бизнес озак вакыт дәүләт тарафыннан алыпсатарлар буларак кына кабул ителеп килде, аңа социаль максатлардан чыгып кына (эш урыннарын саклау һ.б.) ярдәм итәргә кирәк, дип каралды. Соңгы ике елда кече бизнеска импортны алмаштыру һәм технологик алгарышны тәэмин итү җәһәтеннән өметләр баглана. Гомумән, хәзер властьның малтабарлык тармагына карашы нинди соң?
Бер генә мисал. Икътисадта һәм социаль көнкүрештә бизнесның ролен алып карыйк: Русия икътисадында эш көчендәге 76 миллион кеше хезмәт сала, шуларның 31 миллионнан артыгы кече һәм урта малтабарлык тармагында. Димәк, икътисадта эшләүчеләрнең яртысы диярлек әлеге тармак белән бәйле. Бу – зур сан.
Әлбәттә, Русиянең кече бизнес тармагы структурасы икътисади яктан үсеш алган кайбер илләрнекеннән аерыла. Безнең илдә бу тармакның тулаем эчке продуктка керткән өлеше 21 процент белән чикләнә. Башкортстанда саннар башкача, әйтик, кече бизнес тармагында 623,9 меңнән артык кеше эшли. Төбәкнең тулаем өстәмә бәясенең якынча 30 процентын шушы тармак җитештерә. Малтабарлар 15,8 миллиард сум салым түли.
Шунысын да ассызыкларга кирәк: илдәге кече бизнесның 36 проценты сәүдә белән шөгыльләнә. Хәзер исә хәл бераз үзгәрә, тармакта төзелеш һәм җитештерү, туризм өлеше арта бара.
Әлеге вакытта тармак үсешен тоткарлаучы төп сәбәпләрнең берсе – Үзәк банк ставкасы үсү һәм, шуңа бәйле рәвештә, кредитлар бәясе арту. Белгечләр фикеренчә, бизнесның эшлекле активлыгы кими, аңа ярдәм итү өчен бюджет акчалары җитми. Ничек кенә булмасын, кече бизнес тармагын әлеге шартларда дәүләт үз ярдәменнән ташламый. Татьяна Илюшникова сүзләренчә, быел барлык ташламалы программаларны финанслау тулы күләмдә башкарылачак. Кредит программалары турында сүз барганда шуны ачыклау мөһим: программаларны финанслау ике өлештән тора. “Беренчедән, без элек бирелгән кредитларны, ягъни гамәлдәге “портфель”не хезмәтләндерәбез. Анда пандемия чорында бирелгән 1,2 триллион сум кредитлар да бар. Икенчедән, яңа кредитлар да бирелә. Мәсәлән, быел биреләчәк кредитлар барлыгы 500 миллиард сум тирәсе каралган. Ә кредит-гарантия инструментларының барлык төрләре буенча бизнеска җәлеп ителгән ташламалы акчалар күләме (микрозаймнар, поручительле кредитлар һ.б.) – елына 1,5 триллион сум тирәсе. Шулай итеп, 2020 елдан кече һәм урта бизнеска бирелгән акча күләме 6 триллион сумнан артып китә”, – диде Татьяна Илюшникова.
Хәзер властьлар алдында бизнесның дәүләт белән үзара эшчәнлеген камилләштерү бурычы тора. Әйтергә кирәк, эшчәнлекне камилләштерү буенча нәтиҗәле инструментларның берсе – “Минем бизнес” үзәкләре барлыкка килде, анда малтабарлар турыдан-туры аралаша ала. Шулай ук “МСП.РФ” онлайн-платформасы бар, анда санлы ярдәм чаралары белән танышырга һәм алардан файдаланырга мөмкин.
Әйтергә кирәк, соңгы вакытта Башкортстан малтабарлары бизнесны башлап җибәрүгә һәм үстерүгә бәйле сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Республикада авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм җитештерү тармакларында эшләүче кече бизнес субъектлары дәүләттән аеруча зур матди ярдәм ала. Республикада эшләп килүче “Минем бизнес” үзәге шушындый ярдәмне оештыруда мөһим звено булып тора. Бу офислар кече һем урта малтабарлык субъектларының эшчәнлеген күпкә җиңеләйтә.
Гомумән, “Минем бизнес” үзәге офислары челтәрен киңәйтү гамәлдәге һәм яңа гына эшли башлаган малтабарларга дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән. Бүген үзәк 150дән артык хезмәт күрсәтә, аның белгечләре бизнесны теркәргә, салым салу системасыннан ничек итеп отышлы файдаланырга, үсешкә илтүче инструментларны сайларга ярдәм итә.
2021 ел ахырына Башкортстанда әлеге үзәкнең офислары биш зур шәһәрдә генә эшли иде. Күп тә үтми “Минем бизнес”ның яңа офислары республиканың янә өч шәһәрендә: Бәләбәй, Салават һәм Учалыда барлыкка килде. Бүген республикада шундый 12 офис хезмәт күрсәтә: Уфада, Стәрлетамакта, Күмертауда, Октябрьскийда, Нефтекамада, Салаватта, Бәләбәйдә, Учалыда, Белоретта, шулай ук Караидел, Чакмагыш һәм Югары Кыйгы, Исәнгол авылларында.
Әйтергә кирәк, Башкортстан үзен бизнес үсешенә актив ярдәм итүче төбәк буларак танытты. Хәбәр ителүенчә, ноябрь ахырында Уфада уналтынчы тапкыр Халыкара бизнес атналыгы узды. Әлеге форум – гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең дәвамы. Ул, шулай ук, дәүләт һәм бизнес арасында актуаль проблемалар турында фикер алышу һәм үсеш трендларын формалаштыру өчен диалог мәйданчыгына әверелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров анда болай диде:
“Без бизнеска үзебездә эшләү уңайлы булсын өчен тырышабыз. Ярдәм чаралары булдырабыз, преференциаль зоналарны үстерәбез, салым буенча һәм башка ташламалар бирәбез, мәйданчыкларны сайларга ярдәм итәбез, коммуникацияләр мәсьәләсен хәл итәбез. Инвесторлар проектларын тормышка ашырганда безнең ярдәмгә таяна. Малтабарлар безгә ышана – акчаларын Башкортстан икътисадына сала, яңа производстволар ача, эш урыннары булдыра”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас