+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 февраль 2024, 12:45

Радий Хәбиров Кытай-Белоруссия индустриаль паркы тәҗрибәсен өйрәнде

8 февральдә Беларуська сәфәр вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Бөек таш" кытай-белорус индустриаль паркында булды. Бу - инженерлык, таможня һәм социаль инфраструктуралы заманча сәнәгать мәйданчыгы, шулай ук биредә эшләүче компанияләр өчен салым преференцияләре. Аны Беларусь белән Кытайның хөкүмәтара килешүе нигезендә төзиләр.

Радий Хәбиров Кытай-Белоруссия индустриаль паркы тәҗрибәсен өйрәндеРадий Хәбиров Кытай-Белоруссия индустриаль паркы тәҗрибәсен өйрәнде
Радий Хәбиров Кытай-Белоруссия индустриаль паркы тәҗрибәсен өйрәнде

Парк территориясендә дөньяның 15 иленнән 127 резидент үз проектларын гамәлгә ашыра. Инвестицияләрнең гомум күләме 850 млн доллардан артып китте. Шул ук вакытта 2,5 меңнән артык эш урыны оештырылган.

Индустриаль паркның генеральный директоры Александр Ярошенко сөйләгәнчә, объект Минскидан 25 километр ераклыкта 112,5 кв км мәйданлы территориядә урнашкан. "Бөек таш" бизнес алып баруның уңайлы шартларын тәэмин итү өчен махсус икътисади зона статусына ия.

Парк мәйданчыгында төзегән инновацион производстволар арасында - «Авиация технологияләре һәм комплекслары» предприятиесе. Аның генеральный директоры Юрий Леоновец биредә чыгарыла торган төрле асылмалы җиһазлар булган мультикоптерлар, шулай ук автомайлар һәм А60-Х агродроннар тәкъдим итте.

- Безнең өчен агродрон проекты - уникаль һәм әһәмиятле проект. Аны эшләү дәүләт фәнни-техник программасы кысаларында 2020 елдан алып барылды. Башкортстанда без «Геоскан-Уфа» компаниясе белән актив хезмәттәшлек итәбез, - дип сөйләде Юрий Леоновец.

Радий Хәбиров эшнең оештыру хокукый режимы белән танышты, шулай ук паркның инвестицион һәм күргәзмә мәйданчыкларын карады. Төбәк җитәкчесе белорус коллегалары тәҗрибәсенең Башкортстан өчен кызыклы булуын ассызыклады.

- Без үзебез өчен кайбер әйберләрне билгеләдек инде. Индустриаль технопарклар саны буенча без - илдә лидер. Бу бизнес алып бару өчен бик яхшы форма, бигрәк тә машина төзүдә. "Бөек таш" индустриаль паркында тыгыз Белоруссия-Кытай хезмәттәшлеге төзелгән. Монда бик уңайлы инвестиция мохите һәм эшләнеп беткән салым кануннары гамәлдә. Эшне оештыруда шундый алымнарга өйрәнербез, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас