+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 февраль 2024, 09:18

Башкортстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгыячак

Кичә, 8 февральдә, Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиянең Витебск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Субботин белән очрашты. Көн тәртибендә икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту булды.

Башкортстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгыячакБашкортстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгыячак
Башкортстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгыячак
Очрашу башында Александр Субботин Башкортстан делегациясен шушы елның июнендә Витебскида узачак Белоруссия һәм Русия төбәкләренең XI форумына чакырды. Ул былтыр Уфада узган форумның дәрәҗәсенә югары планка куюын аерым билгеләп үтте.

- Без халыкара чараны уздыруга әзерләнә башладык инде, - дип билгеләп үтте Александр Субботин. - Гомумән алганда, форум ике илнең дә инновацияләренә һәм үсешенә багышланачак.

Шулай ук өлкә башкарма комитеты рәисе шушы елның җәендә Витебскины немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чаралар узачагын хәбәр итте.

- Бу - безнең уртак Җиңүебез, аңа Башкортстан халкы да үз өлешен кертте. Сезнең делегацияне истәлекле чараларда катнашырга чакырабыз, - дип билгеләп үтте Александр Субботин. – Шул ук вакытта без Шәһәр көнен дә билгеләп үтәчәкбез - Витебскига 1050 ел тула.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чакыру өчен Белоруссия ягына рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның форумда һәм истәлекле тантаналарда актив катнашырга җыенуын билгеләп үтте.

– Без, һичшиксез, зур делегация белән киләчәкбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Урындагы халыкны һәм форум кунакларын мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез белән таныштыру өчен үз стендыбызны әзерлибез, шулай ук үзебезнең иң яхшы казанышларыбызны күрсәтәчәкбез.

Башкортстан Башлыгы, үз чиратында, Белоруссиянең Витебск өлкәсе вәкилләрен Уфаның 450 еллыгы хөрмәтенә үтәчәк бәйрәм чараларында катнашырга чакырды.

Очрашуда, шулай ук, уртак проектларны үстерү өчен перспективалы юнәлешләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, «Башкортстанда озын гомерлелек. Белорусия» программасының югары потенциалын билгеләп үттеләр.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас