Холдингның идарәче компаниясе – «АМКОДОР» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Александр Шакутин сөйләвенчә, Башкортстанда заманча завод төзелә, ул 25 төрдән артык продукция җитештерәчәк. Яңа җитештерү "Алга" махсус икътисади зонасы территориясендә урнашачак. Проектка инвестицияләр күләме 7,9 млрд сумга бәяләнә.
- Без иң яхшы һәм матур заводларның берсен төзиячәкбез. Анда иң югары сыйфатлы продукция җитештереләчәк. Башкортстан машина төзелеше өлкәсендә югары дәрәҗәдәге компетенцияләргә ия. Анда искиткеч тырыш кешеләр яши, - дип ассызыклады Александр Шакутин. - Холдингның планнарында - Уфада яңа техника проектлау белән шөгыльләнәчәк үз конструкторлык бюросын булдыру.
Башкортстан Башлыгы «АМКОДОР» холдингы планнарын югары бәяләде һәм безнең төбәктә барлыкка киләчәк производстволарның мөһимлеген билгеләп үтте.
Фото: Башкортстан Башлыгы